Accessibility links

Кайнар хәбәр

АвтоВАЗ 27600 хезмәткәрен кыскарта


АвтоВАЗ ширкәте 27600 хезмәткәрен кыскарта. Соңгы вакытта машина сатулар кимү сәбәпле, ширкәт куәтенең ни бары 65%-на эшли.


Русиянең машина җитештерүче иң эре ширкәте – АвтоВАЗ – үзенең 27600 хезмәткәрен кыскарту карарын игълан итте. Бар эшчеләрнең чиреге дигән сүз. Элегрәк бу сан тагы да зуррак, 36 мең булыр дип көтелгән иде.

Мәскәүдәге Глобаль икътисад һәм тышкы бәйләнешләр институты белгече Евгений Гонтмахер сүзләренчә, хөкүмәтнең АвтоВАЗга ярдәм итү максаты белән элегрәк күргән чаралары бер нәтиҗә дә бирмәгән:

– АвтоВАЗның хәле инде күптән мөшкел һәм бу вазгыятьтән чыгу юлы күренми. Хөкүмәт артта калган технологияне һәм сыйфатсыз идарәне саклап калырга тырыша. Бу инде мөшкел хәлне туңдырып кую дигән сүз.

Путин Калина машинасында
АвтоВАЗ идарәсе белдерүенчә, кыскартыласы кешеләрнең 13 меңе пенсия яшендә, тагын 5.5 меңе – бу яшкә җитеп килүчеләр. Пенсия яшенә җитмәгән 9 мең кешегә Самар хакимиятләре яңа эш урыннары табачак, диелә.

Тольятти шәһәрендә урнашкан бу ширкәтнең бер өлешенә Франциянең Renault компаниясе хуҗа. 2012 елда анда Renault өлешләрен ясау өчен яңа җитештерү ачылачак. Шул вакытта идарә хәзер кыскартылган кешеләрнең 6 меңен эшкә кире алырга вәгъдә итә.

1960-нчы елларда төзелгән АвтоВАЗ ширкәте дистә еллар буена башта совет аннары Русия халкын үзенең Жигули һәм Лада машиналары белән тәэмин итте. Узган айда эш хаклары 50% киселгәннән соң, эшчеләр урамга чыгып, ширкәтне дәүләтләштерергә таләп итте.

Шушы айда Русия премьер-министры Владимир Путин элегрәк күрелгән чараларның нәтиҗәсез булуын таныган иде.

Яңа тәкъдимәр арасында АвтоВАЗны КамАЗ белән берләштереп, зур корпорация төзү тәкъдиме дә бар.

Икътисад белгече Евгений Гонтмахер сүзләренчә, хөкүмәт АвтоВАЗның бөлгенлеккә төшүенә юл куя алмый:

– Иртәме-соңмы, бу икътисади һәм социаль шартлауга китерергә мөмкин. АвоВАЗда 100 меңнән артык кеше эшли, ул Тольятти шәһәренең нигезе, моннан тыш аңа бар ил буйлап йөзләгән ширкәтләр бәйләнгән.

Гонтмахер фикеренчә, бу вазгыятьтән чыгу өчен ширкәтнең хуҗасын алыштырырга һәм социаль шартлауны булдырмас өчен эштән куылган кешеләргә хөкүмәт ярдәме оештырырга кирәк.
XS
SM
MD
LG