Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беслан фаҗигасенә сигез ел

2004 елның 1 сентябрендә чечен сугышчылары Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендәге мәктәпкә һөҗүм итә. Өч көн буена алар балаларны, ата-аналарны, укытучыларны, барлыгы 1127 кешене тоттык итеп тота. Тотык алучылар федераль көчләрне Чечнядан чыгарырга таләп итә. Русиянең иминлек көчләре тотыкларны коткару гамәлен башлый. Нәтиҗәдә 331 тотык, шул исәптән 186 бала һәлак була.

XS
SM
MD
LG