Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Сез акчаларыгызны нинди валютада саклыйсыз?


- Рубльдә саклыйм, чөнки рубль тотрыклы һәм ышанычлы.

- Хезмәт хакы кечкенә. Бар акча коммуналь хезмәт өчен түләүгә һәм ашарга кереп бара, сакларга калмый.

- Мин Сириядән килдем. Бездә акчаларны лира белән саныйлар. Бер еврога 45 лира бирәбез. Бездә лира тотрыклы, артмый да кимеми дә. Мин акчаларны сакламыйм.

- Хәзер акчаң булса, җир алырга кирәк. Без акчаларга Питрәчтән җир алдык. Җир - ул күчемсез милек, шәһәргә якын булса, кыйбатрак, шәһәргә ераграк булса, арзанрак. Акчаң күбрәк булса, квартира алырга була, әмма андый акчалар юк.

- Мин Пакыстаннан килдем, бездә рупи йөри. Бер долларга 65 рупи бирәбез.

- Акчаны рубльләрдә "Сбербанк"та саклыйбыз. Быел студентлар программасы аша Америкага барып кайттым. Анда пешекче булып эшләдем. 3000$ белән киткән идем, 3 айга 6000$ эшләп кайттым. 100 % ка канәгать.

- Акчаны сакламыйбыз. Квартира бар, машина алдык, акча кирәк булса, сатарга дача бар, җир бар.

- Иң ышанычлы валюта рубль. Шуңа күрә үзебезнең акчаларны рубльдә саклыйбыз. Күчемсез милекнең бәясе төшә, алтын үсә. Акчаң булса, рубльдә банкка салып куйсаң, әйбәт инде.

- Валютаның үзгәреп торуыннан котылуның иң яхшы чарасы, җир алу, яки акчаларны акциягә алмаштыру.

- Бик күп акча юк, ләкин акчаларны төрле валютада саклыйм, долларда, еврода. Рубльдә сакламыйм. Мин медицина фәне өлкәсендә халыкара эзләнүләр алып барам. Күптән түгел Италиягә барып кайттым. Анда хезмәт хакын евро белән түләделәр. Америкадагы университетта генетика, нейрогенетика өлкәсендә технологияләр алга киткән, алар белән багланышлар бар. Алар хезмәт хакын доллар белән түли.

- Сакларга акча юк. Рубль белән алабыз, рубль белән түлибез. Ике малайга ике квартир алдык, шуңа ипотека түлибез.

- Мин Ульяновскидан килдем. Русиядә яшим, Русиянең валютасы белән канәгать.

- Мин лаеклы ялда. Пенсия алам, адвокат, яклаучы булып эшлим. Бик яхшы машинам бар, квартира бар, дача бар. Балалар һәрберсе аерым торалар, эшләре бар. Дәүләт пенсияне арттырып торуына ышанам, иң зур байлык, яхшы сәламәтлек булу.
XS
SM
MD
LG