Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти: Русияне Алтын Урда тудырган


Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Русия башка илләр янында зур дәүләт булуы белән Алтын Урдага бурычлы дип исәпли.

Гайнетдин берләшкән урыс дәүләтенең Алтын Урдага бурычлы булуын Мәскәүдә "Русия - ислам дөньясы: Хезмәттәшлек аша аралашу" дигән темага узган конференциядә әйтте. Анда мөфтиләр, ислам дине һәм хакимият вәкилләре катнашкан иде. Әлеге халыкара җыен 24 сентябрьдә оештырылды.

Мөфти фикеренчә, бүлгәләнгән урыс кенәзлекләре Урда ханнары тырышлыгы белән Мәскәү тирәсенә җыела. “Алтын Урдадан башка бүгенге Русия булмас та иде. Чөнки урыс праваслау һәм төрки халыклар XIII-XIV гасырларда ислам диненә йөз тоткан Урда дәүләте астында берләшә”, ди ул.

Равил Гайнетдин урыс тарихчысы Карамзинның XIX гасырда бу турыда язган сүзләрен дәлил итеп китергән. “Мәскәү үзенең бөеклеге белән ханына бурычлы”, дип язып калдырган Карамзин.

Мөфтигә каршы чыга башладылар

Мәгълүм журналист Николай Сванидзе Гайнетдин белән килешмәвен белдергән. “Алтын Урда Русия тарихында уңай роль уйнаган дип әйтә алмыйм. Күпмилләтле илдә татар-монгол изүен искә алу уңай күренеш түгел”, дигән ул “Известия” газетасына.

Ә бер атна элек кенә Дмитрий Донскойның 1380 елда Куликово кырында татар-монголларны җиңүнең 629 еллыгын дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үттеләр.

Урыс праваслау чиркәве дә мөфти Равил Гайнетдин фикеренә каршы төшә. "Әгәр дә урыс князьлекләре Алтын Урдада ирекле һәм бай яшәгән булса, урысларның бәйсезлеккә омтылуы Куликово сугышын китереп чыгармас иде", дигән Мәскәү Патриархаты иеромонохы Филипп.

Праваслау чиркәве генә түгел, Пермь крае мөфтие Мөхәммәдгали Хуҗин да Гайнетдин белдерүенә каршы чыга. Ул урыс җирләренең Алтын Урда ханнары ярдәмендә Мәскәү канаты астына туплануын дөреслеккә туры килми, ди. Хуҗинга Русия хакимиятенең, халыкның милли һәм дини бәйләнешләрне ныгыта барганда, Равил хәзрәт Гайнетдиннең мондый мөрәҗәгать белән чыгуы да аңлашылмый.

Татарсыз тарих булмый!

Сәясәтче Рафаил Хәкимов фикеренчә, кайбер галимнәр Русия тарихын татарсыз гына язарга тели. “Әмма бу эш барып чыкмый. Алтын Урда турындагы мондый караш Мәскәүгә ошап җитми”, ди Хәкимов.

Аның сүзләренчә, чын галимнәр арасында Алтын Урданы бөек дәүләт итеп танучылар, элеккеге Советлар Берлеге халыкларының да тарихын аннан башка күз алдына китереп булмаганын аңлаучылар бар.

“Ә сәясәтчеләр һәрнәрсәдән сәясәт эзли. Мәскәүгә бу гамәл ошар микән дип уйланып торып булмый, безгә дөреслек кирәк”, ди ул.

Көрәш озак дәвам итәр

Мәскәүнең кайбер тарихчылары Равил Гайнетдингә каршы төшсә дә, татар галимнәре аны, киресенчә, яклый. Алтын Урда чорын ныклап өйрәнүче галимнәрнең берсе Миркасыйм Госманов сүзләренчә, Урда таркала башлагач, аның мирасы өчен Мәскәү князьлеге талаш башлый. Шуңа Алтын Урданың бер өлеше булган Казан ханлыгын яулап алырга тырыша һәм теләгенә ирешә.

“Алтын Урда ханнары көчле чакта урыс князьләре үзләренә патша дәрәҗәсе алмаган. Тәхеткә утырту да ханнар белән киңәшеп башкарылган. Мәскәү князьлеге Алтын Урда чорында дәүләт булып оешып җитә. Урыс дәүләте төзелешендә дә Алтын Урда тәэсире булган. Әмма алар үзләрен татарларга, мөселман дәүләте булган Алтын Урдага каршы куярга да тырышкан. Шуңа күрә Мәскәү князьлеген турыдан-туры Алтын Урданың дәвамчысы дип тә әйтеп булмый, ләкин аннан иңгән тәэсирне дә кире кагып булмый”, ди Госманов.

Галим фикеренчә, совет чорында Алтын Урда тарихы бик нык пычратылган. Хәзер урыс тарихчылары әкрен-әкрен дөреслекне аңлый бара. Әмма барысы да түгел. Көрәш озак дәвам итәчәк әле. Чөнки Русия тарихы гел үзгәртүләрдән гыйбарәт, ди Миркасыйм Госманов.
XS
SM
MD
LG