Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаепләүче мәхкәмәгә үзе килмәде


Уфада “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнгән галимнәр өстеннән утырыш булмады. Сәбәбе - гаепләүченең аңа килмәве.

Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсендә танылган татар галиме Илдар Габдрафыйков белән журналист Сергей Орлов өстеннән җомга көнне чираттагы мәхкәмә утырышы булырга тиеш иде. Ярты сәгать аерма белән генә аерым-аерым узарга тиешле шушы ике мәхкәмә утырышы бик тиз тәмамланды. Чөнки аларга гаепләүче як – тикшерүче Вахитов әфәнде үзе дә, һичьюгы аның вәкиле дә килмәгән иде.

Орджоникидзе районы мәхкәмәсе хөкемдары, шушы эшне алып баручы Шәйхелисламова ханым киләсе утырышны алдагы атнаның чәршәмбесенә күчерәчәген искәртте. Шул ук вакытта Илдар Габдрафыйковның адвокаты бу эш буенча өстәмә мөрәҗәгать әзерләячәген белдерде. Ул мөрәҗәгатьне ул алдагы дүшәмбедә, ягъни чәршәмбегә кадәр, мәхкәмә утырышы булганчы ук, тапшырачагын әйтте.

Исегезгә төшерәбез, август башында Уфада биш галим, журналист һәм бер эшкуар “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнеп, кулга алынган иде. Башкортстан Югары мәхкәмәсе ике тапкыр аларны азат итү турында карар чыгарды. Шуңа да карамастан, Орджоникидзе районы мәхкәмәсе бу эшне туктатырга уйламый. Моны гаепләнүче галимнәр мәхкәмәгә хакимиятләрдән басым булу белән бәйләп аңлата.

Татар галиме Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, аларга бәйләнүнең сәбәпләре бшкада. “Мин мәсәлән Башкортстанда халык санын алудагы хәрәмләшүләр, йөзләрчә мең татарны “башкорт” дип яздырулар турында төпле тикшерүләремне Мәскәүдә дә, Уфада да нәшер иткән идем, - ди Илдар әфәнде. - Республикадагы катлаулы этносәяси хәлләр хакында язган фәнни хезмәтләрем һәм мәкаләләрем дә рәсми хакимиятләргә ошамый, әлбәттә. Менә шулар өчен эзәрлекләү бара да инде. Ә “Уфагуб” сәхифәсе белән хезмәттәшлек итүдә шикләнү бер сәбәп кенә ул”.

“Уфагуб” сәхифәсенә ярдәм күрсәтүдә шикләнелүче эшкуар Николай Швецов бүгенге көндә Уфадагы бер хастаханәдә дәвалану үтә. Тагын бер тарихчы галим Игорь Кучумовка Уфадан читкә китмәскә кушылган.
XS
SM
MD
LG