Accessibility links

Кайнар хәбәр

“АвтоВАЗ”дан үз теләге белән китүчеләр акча алачак


Идел буендагы машина җитештерү берләшмәсе “АвтоВАЗ”ның һөнәр берлеге җитәкчесе сүзләренә караганда, 1 ноябрьгә кадәр үз теләге белән эштән китүчеләр акчалата ярдәм алачак.

Бу акчаны пенсия яшендәге яки аңа якынлашкан хезмәткәрләр генә алырга мөмкин. Ширкәттә мондый кешеләрнең саны 20 меңләп. Аларга 1 ноябрьгә кадәр үз теләкләре белән китү турында гариза язу тәкъдим ителә. Моның өчен еллык уртача хезмәт хакының 20% түләнәчәк. 1 ноябрьдән бу акча 10% калачак.

Шулай ук кичә “АвтоВАЗ”да кабул ителгән карар нигезендә 58 яшьтән алып ирләргә һәм 53 яшьтән хатын-кызларга пенсиягә чыгу рөхсәт ителгән.
XS
SM
MD
LG