Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мюнхен өстеннән очышлар тыелды


Германия хакимиятләре террор куркынычы сәбәпле Мюнхен каласы өстеннән очышларны тыйды. Бу көннәрдә Бавария җире башкаласында Oktoberfest – сыра бәйрәме бара. Ел саен бу чарага бөтен дөньядан 6 миллионлап кеше җыела. Быелгы сыра бәйрәме 19 сентябрь башланып 4 октябрь тәмамлана.

Соңгы ике атнада Әл-Каида һәм Талибан Германиягә Әфганстаннан гаскәрләрне чыгаруны таләп итеп кисәтүләр ясады. Якшәмбе көнне Германиядә парламент сайлавы үтәчәк.
XS
SM
MD
LG