Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстан рәсмиләрен үтерүчеләр эзләнә


Русиядә якшәмбе көнне 2 Дагыстан рәсмиен атып үтергән кешеләр эзләнә.

Якшәмбе Мәскәүдә Дагыстанның Хасавьюрт районы башылыгы вазифаларын башкаручы Галимсултан Әлхәмәтов атып үтерелде. Атыш вакытында аның тән сакчысы яраланган.

Якшәмбе шулай ук Дагыстанда республика эчке эшләр министрлыгының җинаятьләрне тикшерү бүлеге башлык урынбасары атып үтерелде.

Һөҗүм вакытында шулай ук аның туганының улы булган бер милиция хезмәткәре дә үтерелгән.

Тикшерүчеләр Мәскәү белән Дагыстанда булган бу үтерүләрнең үзара бәйле булу-булмавын ачыкларга тырыша.
XS
SM
MD
LG