Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Европа мәхкамәсе карарларын үтәмәүдә гаепләнә


Human Rights Watch халыкара хокук яклау төркеме Русия хакимиятләре Европа кеше хокуклары мәхкамәсенең Чечнядәге җинаятьләр турындагы карарларын үтәми дип белдерә.

Оешма бүгенге белдерүендә Чечнягә бәйле 115 карарда Русия хакимиятләренең үтерүләр, кешеләрне канунсыз рәвештә алып китүләр һәм азаплаулар өчен җаваплы булуы әйтелә ди.

Human Rights Watch бу җинаять эшләренең берничәсен тикшереп хакимиятнең җинаять кылучыларны җавапка тартмавын ачыклаган.
Русия хөкүмәте рәсмиләре бу белдерүгә әле җавап бирмәде.

Күптән түгел президент Дмитрий Медведев та еш кына русиялеләрнең үз мәхкамәләренә ышанмыйча Европа мәхкамәсенә ярдам сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булуын таныды.
XS
SM
MD
LG