Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меркел җиңде һәм партнерын алыштыра


Германиядә үткән сайлауда канцлер Ангела Меркелнең христиан демократлар берлеге җиңде. Коалиция партнеры булган социал-демократлар җиңелеп, оппозициягә китә. Меркел яңа хөкүмәтне ирекле демократлар белән төзергә җыена.

Германиядә тыныч кына үткән сайлау ярышы тарихи дип әйтерлек нәтиҗә белән тәмамланды. Алман сайлаучыларының күбесе бу юлы да тавышын “караларга” бирде. Ангела Меркелнең CDU/CSU блогы дүрт ел элек белән чагыштырганда азрак тавыш җыйса да, 34% чамасы тавыш казанып, барыбер җиңү яулады.

Дүрт ел хөкүмәттә коалиция партнеры булып торган социал-демократлар 23% чамасы тавыш белән икенче урында. Ләкин бу партиянең 1949 елдан бирле иң түбән нәтиҗәсе.

Франк-Вальтер Штайнмаер
Социал-демократлар җиңелүен танып, оппозициягә китәчәген игълан итте. Аларның вәкиле, вице-премьер һәм тышкы эшләр министры вазыйфасын башкарган һәм дә канцлер урынына дәгъва иткән Франк-Вальтер Штайнмаер, моны “ачы” җиңелү дип атады.

Шулай итеп, Меркел ханым тагын дүрт елга канцлер булып калачак. Җиңүдән соң сайлаучыларына рәхмәтен әйтеп, ул аларны түземле булырга чакырды.

– Мин сайлаучыларымны түземле булырга чакырам. Дөрес аңлагыз, минем өчен һәрберегез кадерле. – диде Меркел. – Ләкин, канцлер буларак, мин мөмкин кадәр күбрәк алманның канцлеры булырга телим.

“Кара-сары” коалиция

Дүшәмбедә Ангела Меркел яңа хөкүмәт төзү максатында сөйләшүләр башлады. Бу юлы ул коалициягә ирекле демократларны (FDP) чакырырга җыена. “Сарылар” бу сайлауда 15% чамасы тавыш җыеп өченче урынны алды. Дүрт ел элек белән чагыштырганда 5% күбрәк.

Меркел сүзләренчә, яңа хөкүмәтнең төп максаты – Европада иң эре саналган алман икътисадын кризистан соң аякка бастыру булачак. Бу максатка ирешүдә ул FDP партиясен иң кулай партнер дип саный:

– Без шушы форсатны файдаланып, икътисадның хәле мөшкел чорда, булган эш урыннарын саклап калырга һәм яңаларын булдырырга, сайлау кампаниясе вакытында вәгъдә иткәнчә, тагы да ныграк үсешкә ирешергә телибез.

Гидо Вестервелле
Коалициягә кергән очракта ирекле демократлар берничә ниятен тормышка ашырырга, шул исәптән, салым системында җитди үзгәрешләр башкарырга җыена. FDP җитәкчесе Гидо Вестервелле “без җаваплылыкны алырга әзер” ди. Яңа хөкүмәттә ул тышкы эшләр министры булыр дип көтелә.

Белгечләрнең күбесе бу яңа хөкүмәт элеккесе белән чагыштырганда базар карашлырак булачак дип саный.

– Салым системы, бюрократия ягыннан базарда иреклек артыр дип көтелә. Бу базар өчен бик мөһим. – ди Baader Bank белгече Роберт Һалвер. – Беренче чиратта хезмәт күрсәтү тармагы отачак, чөнки энергетика өлкәсендә иреклерәк сәясәт көтелә.

Шулай итеп, Германиядә хакимияткә янә “кара-сары” коалиция килүе көтелә. Мондый хөкүмәт 1980-1990-нчы елларда, Һельмут Коль чорында 16 ел идарә итте. Алманнар ул чорны сагынып искә ала һәм аны кире кайтарырга тели. Белгечләр фикеренчә, нәкъ шул сәбәпле бу сайлауда “кара-сары”лар җиңеп чыкты да.
XS
SM
MD
LG