Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта шартлаулар 13 кешене үтерде


Гыйракта интихарчылар бомбалар шартлатып кимендә 13 кешене үтерде, дистәләрчә кешене яралады. Үлгәннәрнең унысы гыйрак иминлек көчләре хезмәткәрләре.

Көнбатыштагы Рамади шәһәреннән Үрдүн белән Суриягә баручы юлда бер интихарчы шартлаткыч тутырылган су мичкәсен шартлатып 7 полиция хезмәткәрен үтерде, унны яралады.

Эчке эшләр министрлыгы әйтүенчә, Багдадның көнбатышында бер-бер артлы шартлаулар нәтиҗәсендә 3 хәрби һәлак булган, 28 кеше яраланган.
XS
SM
MD
LG