Accessibility links

НАТО: Әфганстанда җиңү өчен әфган көчләренә күнегүләр кирәк


НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен, Әфганстандагы сугышта АКШ һәм аның беректәшләре җиңә алсын өчен, анда хәлләрнең үзгәрүе зарур диде.

Быел әлеге оешма җитәкчелегенә килгән Расмуссен Вашингтонда беренче беренче мәртәбә чыгыш ясап, Әфган хәрбиләрен һәм сивиль көчләрен илдә иминлек саклау һәм төзекләндерү өчен яхшырак күнегүләр аша үткәрергә кирәк диде.

НАТО башлыгы Әфганстанга өстәмә АКШ хәрбиләре җибәрү тәкъдиме белән килешү-килешмәвен әйтмәде.

Әфганстандагы АКШ һәм НАТО көчләре башлыгы, генерал Стэнлей МакКристал АКШ президенты Барак Обама идарәсеннән илгә өстәмә дистәләрчә мең хәрби җибәрүне сорады.
XS
SM
MD
LG