Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарлар”: исеме җисеменә туры киләме?!


Эпсилон
Эпсилон

Көз башында Казанда татарча концерт-дискәтүкләр булмады диярлек. Изге ай үтү белән шау-шулы күңел ачу чаралары башланды, “Татарлар” шуларның беренчесе булды.

Бүген яшьләр “Татарлар” дискәтүген яхшы белә. Анда меңләгән татар егет-кызлары күңел ача. Нәрсәсе белән кызыклы соң бу татар дискәтүге? Бу сорауга яшь башкаручылар җавап бирә. Әңгәмәдә Эпсилон (чын исеме Руслан), Миләүшә Сафина катнаша.

Рөстәм Исхакый. “Татарлар” башка дискәтүкләрдән нәрсәсе белән аерылып тора ?


Эпсилон. Мин инде 3 ел татар дискәтүкләрендә чыгыш ясыйм. Күреп белүемчә, бу чараларда татар яшьләре бик яхшы күңел ачалар, танышалар, яңа дуслар табалар. Бу төнге чаралар, русча баручы дискотекалардан аермалы буларак, “үзеңне әллә кемгә кую” кебек күренешләр юк.

Рөстәм Исхакый. Яхшы, татар дискәтүгендә барысы да бертигез дидең. Син үзең нинди кеше соң, Эпсилон? Кайда тудың, яшьләр сине нинди җырлар аша белә?

Dj Lilu
Эпсилон.
Исемем Руслан, Казан егете мин. Татарстанда, күрше төбәкләрдә үткәрелә торган татарча күңел ачу чараларында чыгыш ясыйм. Башкару стиле дигәндә, романтик евро-поп, синти-поп, электро-поп юнәлешләрен үз итәм. Бу стильләр80-нче елларда популяр булган . Мине “Туган як”, “Мин сине шундый сагындым” ремикслары аша беләләр.

Рөстәм Исхакый. Ялгышмасам, син русча да җырлыйсың…

Эпсилон. Әйе, русча җырларым да бик күп.

Рөстәм Исхакый.
Миләүшә “Татарлар” дискәтүге турында ни диярсең?
Миләүшә Сафина


Миләүшә Сафина. Татар дискәтүкләренең барысына да йөрергә тырышам. Башка рус төнге клубларына йөрүче дусларымны да үземә иярттем. Чит телдәге тамашаларны гомумән яратмыйм. “Татарлар”га бик күп татар яшьләре йөри, берсендә фин татарлары белән таныштык. Монда кайбер дискәтүкләрдәге кебек концерт карарга дип түгел, биергә дип киләләр.

Рөстәм Исхакый. Син анда җырлыйсың дип тә ишеттем…

Миләүшә Сафина. Әйе, миңа татар дискәтүкләрендә җырлау ошый. Тик анда күп җырчы чакырмыйлар, “Татарлар”да биюгә зур игътибар бирелә.

Рөстәм Исхакый. Үзеңдә нинди яңалыклар, җырлар языламы?

Миләүшә Сафина. Җырларның алдан яздырганнары да бар, яңалары әлегә аз языла. Чөнки уку вакытны күп ала.

Рөстәм Исхакый. Кайда укыйсың әле?

Миләүшә Сафина. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының 3 курсында.

Go-go
Рөстәм Исхакый.
Иҗатыңда үзгәрешләр көтелмиме?

Миләүшә Сафина. Алла боерса, сәхнәгә гитара белән чыгып җырларга исәп, җиңелчә рок-поп стилендә. Шул рухта уйнаучы музыкантлар белән дә таныштым, гитарада да яхшы гына уйный башладым. Бәлки, яңа проект та эшләрбез әле.

Рөстәм Исхакый. Синең туган ягың Балтач районымы әле?

Миләүшә Сафина.
Әйе.

Рөстәм Исхакый. Янәдән, татар дискәтүкләре турында сөйләшүгә кайтсак, анда гел татар көйләре генә уйныймы, ди-джейларның
эшләрен ничек бәяләрсез?

Миләүшә Сафина. Дөресен әйткәндә, без нинди ди-джей уйнавына игътибар итмибез, иң мөхиме татарча булсын. Татар көйләренә рәхәтләнеп биибез.

Эпсилон.
“Татарлар” кирәкле дулкынны тоттылар.
XS
SM
MD
LG