Германиядә якшәмбе көнне үткән парламент сайлавында җиңеп хакимияттә калучы Ангела Меркелның Христиан демократлар фиркасе урта-уңчы Ирекле демократлар фиркасе белән коалиция төзү сөйләшүенә кереште.
Гуидо Вестервелле җитәкчелегендәге ирекле демократлар тарихта беренче тапкыр 15 процент тавыш җыя алды һәм хәзер алар үзләренең икътисадый реформалар планын тормышка ашырырга тели.
Әмма Меркел зур үзгәрешләргә бик әзер түгел кебек.
Христиан демократлар белән ирекле демократларның коалиция төзүе шактый табигый күренеш буларак кабул ителә ала.
Икесе дә консерватив фирка, хосусый инициативалар ягында, Германия эшмәкәрләре һәм сәнәгате белән ныклы бәйләнештә торалар.
Шуның өстенә алар бер-берен яхшы беләләр дә. Элегрәк аларның берничә мәртәбә бергәләп хакимият коалициясен төзегәне бар.
Сайлау нәтиҗәләре игълан ителгәннән соң Вестервелле Берлинда журналистларга “Сөйләшүләр, һичьюгы рәсми коалиция сөйләшүләре алдыннан беренчел сөйләшүләр бу атнада башланачак”, - диде.
Аның Меркел белән беренче очрашуы дүшәмбе көнне үк үтте.
Ирекле демократларның тарихтагы беренче шундый уңышы христиан демократлар хисабына булган дип фаразлана. Күп кенә сайлаучылар Христиан демократлар белән аларның төп көндәше саналган социал демократларның моңарчы хакимияттә булган коалициясенә бәйле сәяси буталчыклыктан туеп Ирекле демократларны хуплаган булырга мөмкин.
Меркелгә исә халык хуплавының кимүе күренә. Бу сайлауда аның фиркасе иң күп тавыш җыеп 34 процентка ирешсә дә, чынлыкта бу алар ирешкән уңышларның иң түбәннәреннән берсе генә.
Шуңа күрә Вестервелле үз таләпләрен каты итеп куячагын белдерде.
“Бу сөйләшүләрдә без үз програмыбызга йөз тотачакбыз. Халык безгә шуның өчен тавыш бирде һәм әлбәттә без сөйләшүләрдә аны мөмкин кадәр ныграк тормышка ашырырга тырышачакбыз, чөнки бу програм Германия өчен иң яхшы сәясәт булачак. Без шулай ук каршылыклар тудырыла дип исәплибез. Безнең икътисадый сәясәт хезмәткәрләр өчен мөмкин булганның иң яхшысы, ул эшкә өйрәтү һәм яңа эш урыннары булдыру мөмкинлеге бирә”, - диде Вестервелле.
Ирекле демократлар фиркасе сайлау алды көрәшендә салымнарны тиз арада нык кына киметергә, хөкүмәт чыгымнарын кысарга, дәүләт милкен хосусыйлаштырырга, хезмәткәрләр алу һәм аларны эштән чыгаруны җиңеләйтергә вәгъдә итте.
4 ел элек Меркел үзе дә моны якларга әзер була ала иде. Әмма шактый вакыт социал демократлар белән бер коалициядә булу аны инде йомшарткан булырга охшый.
Ул яңа коалициядә социал демократларны төп партнер итеп күрүен ачык итеп әйтте һәм артык уңга авышмаячагын сиздерде. Хәзер ул Меркел ирекле демократлар яклаган кискен үзгәрешләргә караганда акрынлап реформалар үткәрүне өстенрәк күрә.
Германиянең икътисадый тикшеренүләр институты башлыгы Клаус Циммерман яңа коалиция алдында катлаулы бурыч тора, эзлекле реформалар үткәрү белән бергә тотрыклылыкны саклап калырга да кирәк булачак ди.
“Сайлау нәтиҗәсе шуны күрсәтә, узган парламент чорында чишелеше кичектерелә килгән демографик вәзгыять, халыкның картаюы, хезмәт базарындагы үзгәрешләр, хезмәткәрләрнең белемнәрен арттыру зарурлыгы кебек мәсьәләрне хәзер чишү зарур. Әмма икенче яктан озын мөддәткә исәпләнгән тотрыклы социаль иминлек системы да кирәк. Яңа хөкүмәткә бик күп таләпләр куела”, - ди Циммерман.