Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО белгечләре милли ашларны сакларга чакыра


Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) белгечләре җирле халыкларның милли ашларын өйрәнгән һәм аларны сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килгән.

Бу оешма үткәргән тикшеренү “Тамыр халыкларның азык-төлек системалары” дип аталган. Белгечләр, алга киткән илләрдә авыл хуҗалыгы бодай, дөге, кукуруз һәм сояга гына кайтып калды дигән нәтиҗәгә килгән. Малларны да шушы азыкны ашап үрчетеләр. Димәк кешеләр шушы 4 әйберне генә ашый.

ФАО ешмасының азык-төлекнең файдалы яклары һәм туклылыгын багучы белгече Барбара Берлингейм яшәү дәрәҗәсе югары булган илләрдә кешеләр тиз әзерләнә торган, туңдырылган, майлы ашамлыкларга өстенлек бирә, ди.

Икътисади сәбәпләр аркасында төрле халыкларның яшәү рәвеше, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, ашамлыклары да әкренләп югалып бара, дип борчыла белгечләр.

Ата-бабалардан калган милли ашлар, шушы климатта яшәгән кешеләргә кирәкле витаминнарны, энергияне бирә.

Җирле ашамлыклар рационга төрлелек тә алып килә, алар теге яки бу милләт яшәгән экологик системаның бер өлешен тәшкил итә, дип саный БМО вәкилләре.

Мәсәлән, МакДональдс кебек ширкәтләрнең таралуы белән кешеләр газлы сулар эчә башлады, гамбургерлар, пицалар ашауга күчте.

Ә бит сөт, әйрән, катык кебек эчемлекләр, ат ите, токмач, бәрәңге кебек ризыклар татар һәм башкортларга кызу җәйдә хәл керткән, кышкы салкыннарда җылылык сакларга ярдәм иткән.

Французларныңң суган ашлары, японнарның суши кебек чи балыктан ясалган ашамлыклары, помидор кушылган итальян соуслары да бу төбәкләрдә яшәүче кешеләрне кирәкле витамин, микроэлементлар белән тәэмин иткән, дип әйтә тикшеренүчеләр.

Шулай ук белгечләр, 12 төрле тамыр халыкның хәзерге көндә ничек туклануын өйрәнгән. Традицион ашамлыклардан баш тарткан кешеләр, фастфуттан җитәрлек энергия ала алмаган, аларның сәламәтләгенә зыян килгән, ди алар. Мәсәлән тикшеренүчеләр ачыклаганча, эскимослар гадәти ашамлыкларны яңадан ашый башлагач, күбрәк энергия белән тәэмин ителә башлаган.

БМОның aзык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы вәкилләре, теге яки бу халыкка хас милли ашларны сакларга һәм аларны тарату юлларын эзләргә чакыра.
XS
SM
MD
LG