Accessibility links

Кайнар хәбәр

Совет чорын тәнкыйтьләү дә куркыныч


Совет чорын тәнкыйтьләп мәкалә язган Александр Подрабинек, үзенә карата янаулар сәбәпле, качарга мәҗбүр булган. Кремль тарафлы «Наши» хәрәкәте аның ветераннардан гафу үтенүен таләп итеп, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән һәм йорты каршында пикетлар үткәрә.

“Антисоветчы антисоветчыга” дип аталган мәкаләсендә журналист Александр Подрабинек Мәскәүдәге “Антисоветская” ашханәсенең исемен үзгәртергә таләп иткән ветераннарны “совет төрмәләрендәге сакчылар, үлем полигоннарындагы палачлар” белән чагыштырган.

1970-нче елларда үзе дә хокук яклаучы булган Подрабинек бу язмасында сәяси золым корбанына әйләнгән иптәшләрен искә алган, совет чорынның чын каһарманнары дип “Литва һәм Көнбатыш Украина урманнарында, Чечня һәм Үзәк Азия чүлләрендә коммунисларга каршы сугышкан” кешеләрне атаган.

Александр Подрабинек
Шушы мәкаләдән соң журналистка янаулар килә башлаган. Кремль тарафлы «Наши» хәрәкәте аның ветераннардан гафу үтенүен таләп итеп, мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Сишәмбедә дистәдән артык яшьләр төркеме Подрабинек яшәгән йорт каршында пикет үткәрә башлаган.

– Бу кеше үзенең мәкаләсендә ветераннарны рәнҗетә, бу безне кәнәгатьләндерми. – ди «Наши» хәрәкәте вәкиле Глеб Крайник. – Без аны мәхкәмәгә бирдек. Гафу үтенүен таләп итәбез.

«Наши» активистлары пикетларын канун кысаларында үткәрүен, рәсмиләрдән рөхсәт алуын белдерә.

Журналистның тормыш иптәше Алла сүзләренчә, Александр алар белән күптән яшәми, аның белән элемтә юк, ул иренең хәзерге вакытта кайда икәнен белми.

Эш «Наши»да түгел

Сишәмбедә интернетта Подрабинекның аңлатмасы дөнья күрде. Ул анда үзенең тормышы өчен борчылуын белдерә. Журналист язуынча, эш «Наши» хәрәкәтендә түгел, алар артында җитди ниятле кешеләр тора, шактый югары дәрәҗәдә аны юк итәргә карар ителгән. «Наши» тамашасы күз буяу өчен генә, ди ул. Иминлек күзлегеннән чыгып, журналист әлегә “югалып” торырыга булган.

– Бу иптәш изге әйбергә төкереп каядыр качкан, без аны таба алмыйбыз, – ди Крайник. – Ул ниндидер рәсмиләр күрсәтмәсе турында сөйли, без бу турыда берни белмибез. Ул йә саташкан, йә кылана.

«Наши» хәрәкәте пикетларны Подрабинек үзе килеп гафу үтенгәнчегә кадәр үткәрергә җыена.

Алла Подрабинек Азатлыкка сөйли
Журналистның тормыш иптәше Алла бу вазгыятьне өч дистә ел элек булган хәлләр белән чагыштыра.

– 1970-нче елларда да ул чактагы КГБ Александрны күзләп эзеннән йөрде. – ди Алла. – Хәзер яңа чорлар, эзәрлекләүнең дә яңа ысуллары уйлап чыгарыла.

Хокук яклаучы «Чикләрне танымаган журналистлар» оешмасы Подрабинекны яклап чыкты. Оешманың Европа бүлеге җитәкчесе Эльза Видал Русия рәсмиләрен журналистны эзәрлекләүчеләрне авызлыкларга чакырды.

– Без аның иминлеге өчен борчылабыз. – ди Видал. – Русиядә фашизмга каршы көрәшкән хокук яклаучыларга карата нәфрәт хисләре бар. Подрабинекка ярдәм итәргә кирәк, Франциядән дә, Русиядән дә.

Мәскәүдәге Һелсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева «Наши» төркеме гамәлләрен хулиганлык дип атады. Мәскәү рәсмиләренең мондый пикетка рөхсәт бирүенә ул тәнкыйть белдерә.

– Бу бик күңелсез вазгыять, – ди Алексеева. – Подрабинекның мәкаләсе миңа да ошамый, ул шактый кырыс, тупас сүзләр кулланган. Ләкин һәр цивилизацияле илдә моңа мәкалә белән җавап бирәләр йә мәхкәмә мөрәҗәгать итәләр, ә монда эзәрлекләү бара.

Людмила Алексеева сүзләренчә, ул пикет үткәрү өчен рөхсәт алуның нинди авыр икәнен яхшы белә. Монда исә «Наши» хәрәкәте бик җиңел генә рөхсәт алган. Мәскәү рәсмиләренең журналистны эзәрлекләүгә фатыйха бирүен Алексеева “канунсызлык һәм хулиганлык” дип атады.
XS
SM
MD
LG