Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре тарихтан гыйбрәт ала


1552 елда Казанны кемнәр яулап алган? Казан ник бирешкән? Татарның киләчәге бармы?

11 октябрьдә үткәреләчәк Хәтер көне алдыннан татар яшьләре менә шушы сорауларга җавап эзли. 9 октябрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Хәтер көне уңаеннан “Казан ханлыгының яулап алынуы: тарих һәм гыйбрәт” дип исемләнгән фәнни җыелыш уза.

“Күпләребез Казан ханлыгы юкка чыгуның тарихи фактларын белү белән генә чикләнә, уйланмый һәм вакыйгаларны ничек бар – шулай гына кабул итәргә күнеккән. Һәм бу – безнең зур хатабыз! Ә бит ул вакыйгалардан күп төрле гыйбрәт алу мөмкин. Казанны урыслар гына яулап алмаган бит, Явыз Иван гаскәрендә татарлар да булган. Ни өчен Кырым ханлыгы Казанга ярдәмгә килмәгән? 11 октябрьдә Хәтер көненә татар яшьләре тарихны белеп чыкса әйбәтрәк”, ди җыенны оештыручыларның берсе Римма Бөкмөхәммәтова.

Семинарда татар халкының билгеле, абруйлы галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре Искәндәр Гыйләҗев, Искәндәр Измайлов, Марсель Әхмәтҗанов, Илдус Заһидуллин, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Раил Өметбаев һәм башкаларның чыгышлары көтелә.

Яшьләргә юнәлдергән фәнни җыенны Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм “Үзебез” яшьләр хәрәкәте оештыра. Чара кичке сәгать 5-тә башлана.

Семинарда катнашучыларга сорауларыгыз булса, аларны skupe аша “hater1552” исеменә яки hater1552@gmail.com адресына юллый аласыз.
XS
SM
MD
LG