Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак Йортта Әфганстан стратегиясе тикшерелде


Барак Обама хакимияте Әфганстан һәм Пакстандагы вәзгыятьне тикшерде. Җыенда Әфганстандагы хәрбиләр санын арттыру турында тәкъдимнәр каралды.

Хәрбиләр санын арттыру мәсьәләсенә карата фикер аермасы бар. Обама бу мәсьәләне 7 октябрьдә кабат карарга җыена.

Хәзерге вакытта АКШның Әфганстанда 60 меңнән артык хәрбие бар.

Соңгы җыенда вице президент Җо Байден, саклану министры Роберт Гәйтс, дәүләт секретаре Һиллари Клинтон катнашты.

Видео бәйләнеш аша җыенга шулай ук АКШның Әфганстандагы хәрби башлыклары катнашты.
XS
SM
MD
LG