Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммунист Кытай 60 еллыгын бәйрәм итә


Кытай халык җөмһүрияте үзенең 60 еллыгын зур тантана белән бәйрәм итте.

Бәйрәм уңаеннан Пекинда зур хәрби парад уздырылды. Меңләгән полиция һәм хәрби башкала үзәгендә, иминлекне арттырды.

Парадта исә Кытай халык иреклеге армиясе соңгы корал технологияләрен күрсәтте. Шул исәптән парадта Кытайның соңгы кыйтгаара ракеталары, танк һәм сугыш боралаклары күрсәтелде.

Президент Һу Җинтау халык алдында ясаган чыгышында, "хакимияттәге коммунист партиясенең илдәге икътисади тәрәккытьне Кытайга хас социaлизм ысулы" белән дәвам иттерәчәген һәм 1 миллиард 300 миллион кытай халкының бердәмлеген саклау өчен эшләячәген әйтте.

Парадка кадәр хөкүмәт иминлек сәбәпле халыкны урамга чыкмаска, бәйрәм тантанасын өйдән карарга чакырды.
XS
SM
MD
LG