Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коммунист Кытай 60 еллыгын билгеләде


Кытай халык җөмһүрияте төзелешенең 60 елыгын Тяньаньмэнь мәйданында зур танатана белән бәйрәм итте.

China Celebrates 60 Years Of Communist Rule
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:13 0:00

Кораллы көчләр хәрби парадта кыйтгаара ракеталар һәм яңа сугыш боралагы кебек соңгы заманча хәрби кораллар белән таныштырды. Тяньаньмэнь мәйданында Маоны хәтерләткән кием белән чыккан Кытай президенты Һу Җинтауга, премьер Вен Җибау да кушылды.

Тантана Тяньаньмэнь мәйданына зур Кытай байрагы күтәрү белән башланды.

Мао 1949 елның 1 октябрендә Кытай халык җөмһүриятенен төзелүен Тяньаньмэнь мәйданда игълан иткән иде. 60 елдан соң шул мәйданда чыгыш ясаган Җинтау, Кытайның еллар дәвамында зур уңышка ирешүен әйтте.

Кытай хәрби технологиясе белән кисәтте

Мәйданда җыелган хәрбиләрне тамаша кылган Җинтау, Кытай алдында якты киләчәк балкып торуын, коммунист партиясенең илгә бердәмлек китерәчәген әйтте.

Инде әйтелгәнчә, парадта Кытай армиясе соңгы корал технологияләрен күрсәтте. Кытай дәүләт телевидениесе ракеталар турында әйткәндә, Доңфәң-31 дип аталган ракеталарының 10 мең чакрым ераклыкка барып җитә алуын әйтте.

Хәрби парадтан тыш, Кытайның галәм тикшерүләре, сәнәгать, сәүдә hәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышны чагылдырган халык парады да булды.

Коммунист партиясе парадның уңышлы узуы өчен барлык чараларны күрде. Хәтта һава торышы да контроль ителде, болытларны куy өчен һавага химик газ җибәрелүе хәбәр ителә.

Кытайга хас социaлизм ысулы

Президент Һу Җинтау халык алдында ясаган чыгышында, "хакимияттәге коммунист партиясенең илдәге икътисади тәрәккыятьне Кытайга хас социaлизм ысулы" белән дәвам иттерәчәген һәм 1 миллиард 300 миллион кытай халкының бердәмлеген саклау өчен тырышачагын әйтте.

30 мең кеше чакырылган тантана вакытында зур иминлек чаралары күрелде. Билгеле булганча Кытайның кайбер төбәкләрендә, мисал өчен Көнчыгыш Төркестан белән Тибет кебек төбәкләрдә этник киеренкелек шактый югары булып кала бирә.

Шулай ук этник низагтан кала Кытайда, ярлылар белән байлар арасындагы зур аерманың тирәнәюе, ришвәтчелек һәм табигатьнең юк ителүенә каршы халык арасында ризасызлык арта.

Иминлек сәбәпле халыкка урамга чыкмаска һәм тантаны өйдән карарга киңәш ителде.

Парад узган урамнарда эш урыннары ябылды, Тяньаньмэнь мәйданына исә Маоның яңа рәсеме эленде.
XS
SM
MD
LG