Accessibility links

Кайнар хәбәр

Индонезиядә үлгәннәр саны 500дән артты


Индонезиянең Суматра утравындагы Педаң шәһәрендә булган җир тетрәвендә һәлак булганнар саны 500дән артуы хәбәр ителә.
Гадәттән тыш идарә рәсмиләреннән берәү, Суматраның көнбатышында зилзиләдән зыян күргән алты төбәктә 529 кешенең һәлак булуын, әле хәбәр алынмаган төбәкләр булуын да әйтте.

Илдә җир тетрәүләр дәвам итә. АКШ геология өйрәнүләре үзәге, соңгы тетрәүнең 6.8 зурлыкта һәм диңгезнең 15 чакрым астында булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG