Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризисмы, коллыкмы?


“Безнең гәҗит”нең 30нчы сентябрь санында сүз “Вамин” ширкәтенең эшчеләренә хезмәт хакы түләмәве, Казанда көзге ярминкәләре үтүе хакында бара. Хәтер, картлар көненә игьтибар юнәлткән язмалар урнаштырылган.

“Вамин” хезмәт хакы түләми

“Тагын “Вамин”... Тагын эшчеләргә хезмәт хакы түләнми... – дип яза хәлләрне үз күзләре белән күреп кайткан журналист Лилия Заһидуллина. - Бу юлы Алексеевск халкы зарлана. “Өч ай акча күргән юк, инде забастовкалар да игълан иттек – нәтиҗәсез!” – диләр. Районның бөтен авыл хуҗалыгының өчтән бере чамасы - “Ясная Поляна” ААҖ агрофирмасыныкы. Ә аның инвесторы – “Вамин”. “Вкус и витамин” патшалык иткән теләсә кайсы районда бер үк проблема – хезмәт хакы урынына сыр өләшәләр, хезмәт хакы тоткарлана...

“Эш урыныннан зарланмыйбыз. Хезмәт хакы әйбәт: бездә 6 меңнән дә ким алган сыер савучы юк. Ләкин февральдән бирле вакытында түләмичә йөдәтәләр. Аңарчы тәртип иде. Киләчәктә нәрсә булыр?” дип борчыла савымчылар.

Ә агрофирма җитәкчелеге: “Вамин Татарстан” безгә техника ала, биналар төзи. Аның безнең алда бурычы юк. Ә итне реализацияләп, хезмәт хакы түләү “Ясная Поляна” өстендә. Узган ел итнең тере үлчәме 76-78 сумнан булса, бүген 63-65кә төште. Бер баштан да уртача 7 мең сум югалтабыз дигән сүз! Ә 200 башка – миллион ярым. Аннары, 1 центнер бодайның үзкыйммәте – 420 сум. Ләкин бүген аның килограммын 2,8-3 сумнан гына җибәреп була. Бу – 1997-98 еллар бәясе. Шушы 10 ел эчендә ягулык ничә тапкыр артты?! Димәк, зыянга эшлибез. Өстәвенә, банклар кредит бирми”, дип аклана...

Ятим картлык

Эльвира Фатыйхова Питрәч районындагы өлкәннәр йортында булып кайткан. Бу сәфәр аны җитди уйларга этәрә. “Русиядә олыларны санлау, аларны кадер-хөрмәттә яшәтү – артык йөк, ә өлкән буын кешесе аяклы каза буларак кабул ителә бит. Күз алдыгызга гына китерегез: Татарстан Республикасы эчендә генә дә картлар һәм инвалидлар өчен 31 интернат эшли. Гади тел белән әйткәндә, шулкадәр картлар йорты бар безнең татар илендә. Чагыштыру өчен Абхазия, Грузия, гомумән, Кавказ илләрендә алар бөтенләй юк”, ди автор.

“Инде китү ягына борылгач та, Наилә апа артымнан килеп: “Кызым, тагын кил. Яңа ел бәйрәмендә бик күңелле була”, - дип кочып алды. “Килермен, исән-сау гына булыгыз”, - диям, елмаерга тырышып. Ә күңелем мөлдерәмә тулып, менә-менә ташыр сыман. Юрий бабай да куып җитеп, өч алма тоттырды. “Ал инде, ал. Аны ашарлык теш калмады инде безнең. Тәрәзә төбе алма белән тулды бит инде”, - дигән була. Җан бәргәләнә, үз-үземне кая куярга белмим. Тәрбиячеләр: “Үпкәләтмә инде, ал, күңелләре яшь баланыкы кебек аларның”, - дип алмаларны кулыма тоттырды. Авыру җәмгыятебез өчен үземне гаепле тоеп, күзләремне түбән төшерәм. Инде капкага барып җиткәч тә, Людмила әби тәрәзәсен киң итеп ачып, кире чакырып алды: “Боларны почта тартмасына сал инде, зинһар, улларыма хат язган идем. Адресын тикшереп чык әле, ялгыш була күрмәсен”.

Почта тартмасына салганчы “Из дома престарелых” дип язылган ике конвертка озак карап тордым. Ана күңеле – балада, бала күңеле – далада, дигәннәре менә шушы буладыр, мөгаен. Боларның алма бирерлек кешеләре дә юк бит…”, диелә язмада.

Дин әһелләре гыйлемле булса иде...

Газет мөхәррире Илфат Фәйзрахманов четрекле хәлгә тарыган. Саба районында мөселман җыены вакытында бер хәзрәт җырлау-бию гөнаһ дип, җыелган кунакларны шелтәли. Андый шелтә, башбаштаклык очраклары муллалар тарафыннан еш була, ди автор. Илфат әфәнде катнашкан Корьән мәҗлесендә дә шундый ук хәл кабатланган.

“Җиренә җиткереп укыйм дисә дә, миңа бу уку ошамады. Кыска-кыска сүрәләрне һәм акылсыз, мәгънәсез, примитив вәгазьне ишетеп, бу бабайга кәсәбәче дигән һөнәр тактым. Аңа өендә күңелсез булса, биредә азмы-күпме сәдакасы да җыела. Әнә бүген инде икенче мәҗлесе икән. Күчтәнәчләр дә кайта. Шулай картлык көнендә эш тапкан бу. Гыйлеме ялтырап тормаса да, үзе команданы бик оста бирә. Ислам кануннарын белеп бетермәгән хуҗабикәне хәйран утлы табага бастырды ул. Хуҗаларның, кунакларның котлары очты”, ди журналист.

“Инде изге уразаларыбыз үтте. Рамазан айлары тәнебезне генә түгел, калебебезне дә, аңыбызны да чистарту, кыйблабызны табу ае да булса иде. Чөнки бу айда кулыннан килгән һәркем авыз ачтыра, мәчетләргә бара, вәгазь тыңлый, ә акыллы, гыйбрәтле вәгазьләр җитенкерәми безгә. Зур җаваплылык алып, Коръән багышлау эшенә алынган әби-бабайлар моны истә тотсын иде. Өсләренә гөнаһ алмасын, кылган гамәлләребез һәркайсыбызның саваплы булсын. Уң фәрештәләребез тарафыннан гына язып барырлык булса иде”, ди автор.

11нче октябрь - хәтер көне

Быел милли оешмалар “Хәтер көнен мин үткәрәм!” дип бүлешеп ятмаска ниятли, бергәләп оештырмакчылар. ТИҮдә шундый чакыру яңгыраса да, аның тарихи датасы турында бәхәсләр дәвам итә. Милли хәрәкәт активисты, КАИ белгече Раил Имамов тарихи дөреслекне кайтарырга, Хәтер көнен 12 октябрьдә үткәрергә кирәк, дип саный һәм шуның өчен көрәшә дә.

“Хәтер көнен ел саен күчереп тору яхшыга илтми. Шуңа күрә 20нче тапкыр үткәрелсә дә, күпчелек халык аның нәрсә икәнен дә белми. Ул махсус эшләнә дигән фикергә килми хәл юк. Бу - Хәтер көнен әкренләп юк итү сәясәте. Кайсы аңлап, кайсы аңламыйча шуны эшли... – ди ул. – 1993 елдан бирле ТИҮ җитәкчеләрен үгетләп файда юклыгын аңлап, бер төркем милләтпәрвәрләр ел саен 12 октябрьдә сәгать 12дә Сөембикә манарасы янында гади генә итеп Хәтер догасы үткәрә. Аны мәрхүм Исхак хәзрәт Лотфуллин (урыны җәннәттә булсын) алып бара иде. Быел да, инде хәзер ТИҮ гына түгел, Конгресс яшьләре дә якшәмбегә ябышып тарихи дөреслектән тайпыла башлагач, без аны тагын аерым үткәрергә мәҗбүр. 12се 12дә Сөембикә янына килегез. Аннан сәгать бердә Кол Шәриф мәчетенә өйлә намазына барабыз. Бу халыкны бүлү түгел, дөрес юлдан бару. Башка чарабыз юк...” – дип чакыра Раил Имамов.

Тәүге чорда 15 октябрьдә үткәрелә башланган Хәтер көнен күчерүгә борчылу белдергән милләтпәрвәр сәясәтче Фәүзия Бәйрәмова “Азатлык” радиосы форумында Раил Имамовны да гаепли.

“Раил энем! Әллә нинди йолдызларны санап, Хәтер көнен 15 октябрьдә түгел, 12сендә дип казып чыгардың. Ә бит 15е ул бер символик дата булып, халык шушы көнгә ияләшә башлаган иде. Кемнәргәдер бу ошамады, Хәтер көнен анда-монда тартып йөртә башладылар. Хәерле булсын инде, ничек булса да, узсын гына, бетә күрмәсен, чөнки бу көн милләтнең бердәнбер сәяси акциясе, урамга чыгып үз тарихын кычкырып сөйли ала торган көне. Бу көн, шәһитләребезне искә алу белән бергә, бүген дә Мәскәү тарафыннан милләт өчен көрәшкәнгә эзәрлекләнгән зыялыларыбызны да, шулай ук бәйсезлегебезне, телебезне, милли мәктәпләребезне, динебезне яклау көне булсын иде!” – дип язып куйган ул”, диелә Илфат Фәйзрахмановның баш мәкаләсендә.
XS
SM
MD
LG