Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шагыйрь Рифкать Хисмәтнең 70 еллык юбилее үтте


Сембердә Татарстан язучылары берлеге әгъзасы шагыйрь Рифкать Хисмәтнең 70 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Бу шәхеснең абруе зурлыгын залның тулы булуы гына түгел – чарада Казан кунакларының катнашуы да раслыйдыр. Шаһинур Мостафин, мәсәлән, Рифкатьнең ничек Татарстан Язучылары берлегенә кабул ителүен бәян итте: үзе тырышмады, аны тартып керткәндәй булды, диде ул.

Мәркәзебез Казан, Татарстан белән үзара мөнәсәбәтләрен Рифкать үз чыгышында да әйтеп узды.

“Минем иҗатыма Татарстан хөкүмәте игътибарлы һәм ихтирамлы. Менә мәдәният министры Зилә Вәлиева матди яктан да, мораль яктан да даими булышып килде. Ихлас күңелемнән аларга рәхмәтләремне белдерәм”, диде.

Кичә бик күркәм узды, дияргә кирәк. Аны өлкәнең төрле авылларыннан килгән үзешчән сәнгать осталары да бизәделәр. Җыр-биюләр белән дә, шигърият кичәсе булгач, шигырьләр белән дә инде, әлбәттә. Сембер шагыйре, Башкортостанда туып үскән Зөфәр Батыров чыгышы аеруча җылы кабул ителде:

“Сембер шагыйрьләре үсмәктә - 70 тулды безнең Хисмәткә.
Гомер юлы шома үтмәгән, ниләр генә булып бетмәгән?
Үз сукмагы, фикере, эше. Әллә шуңа инде үз кеше.
Янәшәдә атлый илһамы, илһамында балкый ил таңы.
Яраткан күк тальян моңнарын, ярата ул башкорт кураен.
Башкорт җанлы мишәр Хисмәткә – башкорт балы бүләк кисмәктә”, дип Зөфәрнең үз бүләген тапшыруы гомум көлү һәм зур алкышларлар белән каршыланды.

Кичәнең уңышлы булуында алып аеруча баручы Розалия Матросованың өлеше зур дип әйтергә кирәк. Һәм алып баручы гына түгел. Әйтик, тегү остасы да буларак, ул Алла Пугачевадай киенеп тә сәхнәгә чыкты һәм юбилярга Пугачева җырлавына авызын ачкалап торып, бии-бии “Миллионы, миллионы алых роз” бүләк итте. Дөрес, миллион түгел инде… Шулай да олуг алкышларга лаек булды бу көтелмәгән бүләге белән.

Гомумән алганда, кабатлап та әйтергә буладыр, кичә зур тәэсирле, тирән эчтәлекле булды. Һәм ул Рифкатьнең үз шигыре белән тәмамланды.

Бер канатым хезмәт минем, икенчесе – җыр булды.
Җырны эшкә урап уздым җитмеш еллык зур юлны.
Томышымны эш мулласа, бизидер аны җырым.
Яшәешемә карасам, юк үкенерлек урын.
Бусагасында мин бүген сигезенче дистәмнең.
Сөенеп яшим: үз телемдә иҗат итеп үзкәнмен.
Үз телеңдә иҗат итү – бәхет тә ул, шатлык та.
Шуңа Әлмәндәрдәй гел яшь – бирешмим мин картлыкка.
Шуңа Әлмәндәрдәй гел яшь – бирешмшм мин картлыкка!
XS
SM
MD
LG