Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Гумилевны зурлый


“Алтын мөнбәр” чаралары узган көннәрдә төркиләр мәдәниятен өйрәнүгә зур өлеш керткән галим Лев Гумилевны да искә алдылар. 1 нче октябрь көнне аның Питербур урамында урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салынды.

Лев Гумилев 1912 нче елда Питербурда, билгеле иҗатчылар Николай Гумилев һәм Анна Әхмәтова гаиләсендә туа. Аның тормыш юлында киртәләр шактый очрый, әтисе Совет хакимияте чорында эзәрлекләнә, атып үтерелә. Лев Гумилевка халык дошманы баласы дигән дигән ярлык тагыла. Ләкин ул авырлыкларны җиңеп, саллы галим булып җитешә. Төрки халыклар тарихы турында күп хезмәтләр яза. Хәзерге көн галимнәре дә аның “Һун халкы тарихы”, “Борынгы төркиләр”, “Евразия тарихы”, “Борынгы Русь һәм Бөек Дала” кебек фәнни эшләренә таяна. Галимне төрки халыкларның тарихын яктыртуда объектив булганы өчен хөрмәт итәләр.

Лев ГумилевТатарстанлылырга да якын, үз кеше. 2005нче елда Казандагы Питербур урамында Петр Iгә һәйкәл куюга халык аяк терәп каршы төште, аның урынына Гумилев һәйкәлен куюны хуплады.

Татарстанда V мөселман фестивале “Алтын мөнбәр” кысаларында да әлеге олуг галимне искә алдылар. 1нче октябрь көнендә Питербур урамында урнашкан Гумилев һәйкәленә чәчәкләр салынды. Бу көндә аңа 97 яшь тулыр иде.

Казанга кунакка килгән Һолливуд актерлары Арманд Ассанте, Кэри Хироюки Тагава да Гумилев һәйкәленә чәчәкләр китерде.

2нче октябрь 17.00 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында “Мин гасырлар һәм халыклар юлын күрдем...” дип аталган хәтер кичәсе үтә. Анда сәнгатькәрләр, Дәүләт тынлы хоры чыгыш ясар, галимнең әти-әнисе, үзе язган шигырьләр яңгырар дип көтелә. Хәтер кичәсе вакытында фойеда галимнең гаилә тарихын яктырткан күргәзмә эшләячәк.

Шулай ук тамашачыларга Лев Гумилев турындагы “Кабат туу, үлү һәм яшәү” документаль тасмасы тәкъдим ителә. Аны Питербур режиссеры Е. В. Плугатырева иҗат иткән.
Бу чараны оештыруның максаты - олуг галим Лев Гумилевның асылын тагын да киңрәк җәмәгатьчелеккә җиткерү, ди оештыручылар.



XS
SM
MD
LG