Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү һава аланнарында каты хәмер тыела


Русия прокуратурасы Мәскәү һава аланнарындагы бар һәм рестораннарда каты хәмер сатуны тыйды.

“Ведомости” газеты язуынча, хакимият вәкилләре сентябрь башыннан бирле Мәскәү һава аланнарындагы бар һәм рестораннарны тикшереп килә.

Аларга Русия кануны нигезендә кеше күп булган урыннарда яки куркыныч булырга мөмкин урыннарда хәмер 15 проценттан күбрәк тәшкил иткән эчемлекләр сатарга ярамый диелгән.

“Ведомости” язуынча, 2 ай эчендә бу таләпне үтәмәгән бар һәм рестораннар 3 айга ябылачак.

Очыш алдыннан каты хәмер эчемлекләрен күп эчкән юлчылар еш кына Русия очкычларында төрле проблемаларга сәбәп була.
XS
SM
MD
LG