Accessibility links

Галимнәр “тышауда” калдырыла


Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

“Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнгән галимнәр өстеннән тикшерү дәвам итә. Әле ике кешегә шәһәрдән читкә китмәскә дип карар чыгарылган.

Уфаның Орджоникидзе районы мәхкәмәсендә танылган татар галиме Илдар Габдрафыйков белән журналист Сергей Орлов өстеннән чираттагы мәхкәмә утырышлары булып үтте. Аерым-аерым узган шушы ике мәхкәмә утырышы бик тиз тәмамланды. Ике гаепләнүчегә дә мәхкәмә, тикшерү барган вакытта, Уфадан читкә китмәскә тиешләр дигән карар чыгарды.

Җомга көнне “Азатлык” хәбәрчесе Илдар Габдрафыйковка телефоннан шалтыратып әлеге вәзгыятьне белеште. Илдар әфәнде әле үзенең прокуратура тикшерүчесе бүлмәсендә булуын һәм телефоннан сөйләшә алмавын әйтте. “Тикшерү кысаларындагы сорау алулар бара”, - дип кенә белдерә алды ул.

Шул ук вакытта И. Габдрафыйковның адвокаты бу эш буенча өстәмә мөрәҗәгать әзерләячәген белдерде. Ул мөрәҗәгатьне ул алдагы дүшәмбедә янә дә БР Югары мәхкәмәсенә тапшырачагын әйтте. Моңа кадәр дә Югары мәхкәмә Орджоникидзе районы карарын гамәлдән чыгарып, Илдар әфәнде файдасына карар кабул иткән иде. Хәзер инде яклау өмет итеп өченчегә Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать итү килеп чыга.

Исегезгә төшерәбез, август башында Уфада биш галим, журналист һәм бер эшкуар “Уфагуб” бәйсез интернет сәхифәсе белән хезмәттәшлектә гаепләнеп, кулга алынган иде. Башкортстан Югары мәхкәмәсе ике тапкыр аларны азат итү турында карар чыгарды. Шуңа да карамастан, Орджоникидзе районы мәхкәмәсе бу эшне туктатырга уйламый. Моны гаепләнүче галимнәр мәхкәмәгә хакимиятләрдән басым булу белән бәйләп аңлата.

Татар галиме Илдар Габдрафыйков әйтүенчә, аларга каныгуның сәбәпләре башкада. “Мин Башкортстанда халык санын алудагы хәрәмләшүләр, йөзләрчә мең татарны “башкорт” дип яздырулар турындагы тикшерүләремне Мәскәүдә дә, Уфада да нәшер иткән идем, - ди Илдар әфәнде. - Республикадагы катлаулы этносәяси хәлләр хакында язган фәнни хезмәтләрем һәм мәкаләләрем дә рәсми хакимиятләргә ошамый, әлбәттә. Менә шулар өчен эзәрлекләү бара да инде. Ә “Уфагуб” сәхифәсе белән хезмәттәшлек итүдә шикләнү бер сәбәп кенә ул”.

“Уфагуб” сәхифәсенә ярдәм күрсәтүдә шикләнелүче эшкуар Николай Швецов бүгенге көндә Уфадагы бер хастаханәдә дәвалану үтә. Тагын бер тарихчы галим Игорь Кучумовка Уфадан читкә китмәскә кушылган.
XS
SM
MD
LG