Accessibility links

Казанда "Төрек киносы көне" үтте


1-2 нче октябрь көннәрендә Казанда “Алтын мөнбәр” фестивале кысаларында "Төрек киносы көннәре" үтә. Анда Төркия сәнгатькәрләре дә катнаша.

1нче октябрьдә "Парк-Хаус" ял һәм сәүдә үзәгенең кино залларында халык шыгрым тулы иде. Биредә "Алтын мөнбәр” фестивале кысаларында игълан ителгән “Төрек киносы көне” үтте.

Әлеге чарага Төркиядән күп кенә мәртәбәле кунаклар килгән иде. Алар арасында танылган кинематографистлар, мәдәният министрлыгы, Әнкара кинофестивале вәкилләре , актерлар, фотограф Ибраһим Дәмирәл бар иде.

Төрекләр татарстанлылырга “Адемнең тренләре”, “Нокта”, “Момо”, “Озак ихтимал” дип аталучы дүрт фильм тәкъдим итте. Алар барысы да кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәте, гуманлылык, диннең шәхес тормышында тоткан урыны турындагы уйларга этәрә.

Тәкъдим ителгән фильмнар Төркиядә генә түгел , ә башка илләрдә дә танылу алганнар. Әйтергә кирәк, алар эчтәлеге, эшләнеш, бизәлеше ягыннан да камил тасмалар.

“Без Төркия фильмнарын танытмак булабыз. Икенче максат - үзара элемтәләребезне тагын да тирәнәйтү. Аннан соң мәдәниятләребез
Нидҗат Гөкзе
якын, сәнгатькәрләребезне бер-берсе белән аралаштыру максатын куябыз”, ди Төркия мәдәният министрлыгының кинематограф бүлеге җитәкчесе Нидҗат Гөкзе.


Төркиянең танылган фото остасы Ибраһим Дәмирәл тамашачыларга үзенең иҗат җимешләрен тәкъдим итте. Фотокүргәзмә Төркиянең танылган актерларына, кинойолдыларына багышланган. Акка-кара белән ясалган фотосурәтләрдә аларның уйчан, көләч яки куанычлы йөзләре чагыла. Фоторәссам сурәтләр белән үзе таныштырды.

Күргәзмәдә алган тәэсирләре белән Татарстан мәдәният министры урынбасары Гөлшат Нигъматуллина уртаклаша:
“Бик кызыклы. Монда Төркия кинематографының иң күренекле, зыялы вәкилләренең фотолары тезелгән. Автор һәр шәхеснең эчке дөньясын ача алган. Шунысы аеруча игтибарга лаек”, ди ул

Татарстанда төрек киносы көннәрен оештыру фикере Төркия Республикасы мәдәният министры урынбасары “Алтын мөнбәр” фестивалендә булып киткәннән соң туа. Татарстанда исә аны хуплап тормышка ашыралар. Гөлшат Нигъматуллина әйтүенчә, Төркия һәм Татарстан хезмәттәшлеге нәтиҗәле.

Ибраһим Дәмирәл күргәзмә белән таныштыра
“Татарстан һәм Төркия элемтәләре бик ныклы. Узган ел зур уңыш белән Татарстанда Төркия көннәрен уздырдык. Безнең иҗат коллективлары да еш кына Төркиягә баралар. Истамбулда, Әнкарада Сабантуйны гөрләтеп уздыру гадәткә керде. Быелгы “Нәүрүз” төрки театрлар фестивалендә дә Төркиядән ике труппа катнашты. “Алтын мөнбәр” фестивале дә безнең зур уңышыбыз”, диде Гөлшат Нигъматуллина.

XS
SM
MD
LG