Accessibility links

Кайнар хәбәр

Интернетта инкыйлаб башлана



ICANN президенты Род Бекстром белән әңгәмә

1 октябрьдән «интернетта тәртип урнаштыручы»
ICANN оешмасы АКШ хөкүмәте алдында түгел, ә йөзләп илне берләштергән халыкара комитет алдында хисап тота башлаячак.

30 сентябрьдә ICANN белән АКШ сәүдә министрлыгы арасында 1998 елда төзелгән килешүнең мөддәте чыкты. 11 ел элек төзелгән бу килешү нигезендә ICANN үзенең эшчәнлеге турында американ хөкүмәтенә квартал саен хисап биреп бара иде.
ICANN (Internet Corporation for Assigned Names and Numbers) – интернетта "тәртип урнаштыручы", исемнәр теркәүче, АКШта урнашкан, табыш казанмаган оешма.

Яңа килешү нигезендә ICANN еллык хисапларын хөкүмәтара киңәш комитеты (GAC) алдында тотачак. Бу комитетка йөзгә якын ил керә, АКШ шуларның берсе генә. Русия анда әлегә юк, ләкин якын арада керергә җыена.

ICANN президенты Род Бекстром сүзләренчә, киләчәктә ICANN хисаплары бер американ хөкүмәтенә генә түгел, ә бар интернет җәмәгатьчелегенә мәгълүм булачак.

.ххх – "кайнар" домен

Соңгы 5-10 елда интернетның котырып үсүе сәбәпле, исемнәр кытлыгы күзәтелә. Яңа сәхифәләргә исемнәр җитми.

Берничә ел элек .aero, .biz, .info кебек беренче дәрәҗәле яңа доменнар теркәлгән иде. Ләкин бу вазгыятьне төзәтә алмады.

Соңгы өч елда ICANN белгечләре исемнәр базасын киңәйтү өстендә эшли. Барлыгы дүрт миллиард чамасы исемнең ни бары 17% буш калды, ди алар. Алары да 2013 елга бетер дип көтелә.

Хәзер ICANN яңа доменнарны тавышка кую шартларын бераз йомшартырга җыена. Барып чыкса, .bank, .sport, .film һәм дә порносәхифәләр өчен .ххх кебек яңа доменнар туарга мөмкин. Соңгысы моңарчы берничә тапкыр кире кагылган иде.

Әкият.com

ICANN президенты Род Бекстром сүзләренә караганда, киләсе елда интернетта тагын бер зур үзгәреш көтелә – адреслау системына кытай, урыс һәм башка телләр өстәләчәк. Ягъни, сәхифә адресларында латин гына түгел, ә кирил хәрефләрен дә кулланып булачак.

Бекстром әфәнде татар, башкорт телләрен аерым телгә алмады. Ләкин әгәр адресларда Unicode тамгалары рөхсәт ителә икән, татар-башкорт хәрефләренә дә урын табылыр дип көтергә кирәк. Димәк, киләчәктә әкият.com, сәләт.org, мәгариф.edu, хөкүмәт.gov кебек сәхифәләр теркәп булачак.

Татарлар.РФ

Русия үзенә .РФ дигән беренче дәрәҗәле домен алырга тели. Шушы мәсьәләне хәл итү өчен Русиянең элемтә һәм коммуникацияләр министрлыгы якын арада GAC комитетына үзенең вәкилен җибәрә.

Белгечләр фикеренчә, бу доменның интернет базарында күләме 8-10 млн. долларга җитәргә мөмкин. Кирил хәрефле .РФ домены 2010 елның февраленә кадәр теркәлер дип көтелә.

Бу домен Русиякүләм милли оешмалар өчен кулай була ала. Мисал өчен, Федераль милли-мәдәни мөхтәрият үзенә Татарлар.РФ адресын терки ала. Tatarlar.ru адресы инде алынган.

.YU гамәлдән чыкты

30 сентябрьдә элекке Югославиянең .YU домены гамәлдән чыгарылды. Бу домен илнең үзеннән 17 ел озаграк яшәде.

Сербиянең теркәү идарәсе мәгълүматына караганда, бу доменда әле дә 4 меңләп сәхифә кала бирә. Аларның хуҗалары тиз арада адресларын үзгәртергә тиеш булачак.

28 сентябрьдә Сербия интернетында яңа .RS доменында теркәү башланды. Беренче ярты сәгать эчендә меңнән артык сәхифә теркәлгән.

СССР юк – .SU яши

.YU домены гамәлдән чыгарылса, .SU домены, киресенчә, үсә генә бара. Хәзерге вакытта бу доменда аена уртача 8 меңләп яңа исем теркәлә.

2-3 ел элек бу доменны бетерү турында сүзләр йөргән иде. 2008 елның 8 августында Мәскәүдә үткән махсус конференциядә аны саклап калырга карар ителде.

Шушы көннәрдә .SU доменына 19 яшь тулды. Русиянең интернетны үстерү фонды мөдире Галина Солдатова сүзләренчә, .SU тарихы Русия тарихының бер өлеше булып тора.

.tat – ашмаслык хыялмы?

1990-нчы елларда татар җәмәгатьчелегенең бер өлеше Татарстанга беренче дәрәҗәле мөстәкыйль домен булдыру фикерен күтәреп чыккан иде. Бу эш тә, күп кенә башкалары шикелле үк, сүздә генә калды.

ICANN оешмасындагы соңгы үзгәрешләр, аны берьяктан яңа фикерләргә ачыграк итә кебек. Кем әйтмешли, .ххх домены яраганда, ни өчен әле татарлар өчен .tat йә .ta кебек берәр домен булмаска тиеш? (Бу исемнәр IANA исемлегендә әлегә юк.)

Икенче сорау да бар – Татарстанга йә, гомумән, татарга мөстәкыйль домен чынлап та кирәкме? (Андый доменга кадәр башта сыйфатлы татар сәхифәләрен арттырырга кирәк, диючеләр дә бар.) Кирәк булса, бүгенге шартларда Татарстан йә булмаса татар җәмәгатьчелеге аның өчен көрәшә алырлык хәлдәме?

Фикерегезне безнең форумда әйтә аласыз.
XS
SM
MD
LG