Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Берәр укытучыны һөнәри бәйрәме белән котладыгызмы?


Русиядә 5 октябрь укытучылар көне буларак бәйрәм ителә.

- Казан дәүләт педагогика институтында 70-нче елларда укыткан, академ җитәкчем Зөһрә Мәҗит кызы Вәлиуллинаны котлар идем. Социалистик ярышларда безнең төркем беренчелекне яулый иде.

- Без дирижерлар.Укытучыбыз Нияз Рафис улы Гәрәевне котларга барабыз. Ул һәр укучыга өмет белән карый.

- Мин 4-нче сыйныфта укыйм. Мин бәйрәм белән Жанна Якубованы котлыйм, чөнки ул минем укытучым.

- Чистай районындагы Иске Роман авылында укыткан Сәрия апаны котлыйсым килә.Безнең классыбыз Тимур командасы белән өлкәннәргә булышып ике тапкыр “Лучший отряд” исемен яулады. Берсендә Казанга, икенчесендә Ульян шәһәренә бардык.

- Ислам динендә укытучылар иң хөрмәтле шәхесләребез. Аларга булган ихтирамыбыз бер көн генә түгел. Укытучыларыбызның дәрәҗәләре әти-әнинекенә караганда да зуррак.

- Вилсур Вәлиев математика укытучысы һәм Арча районының Шекә авылында мәктәп директоры булды. Мин аны бик хөрмәт итәм.

- Әнием дә, әтием дә укытучылар. Әтием физкультура укытучысы. Мин шуңа күрә спортны бик яратам. Зарипов Булат һәм Хәлимә Әтнә районы Күвәм авылында укыталар.

- Ислам динендә минем беренче остазым Хөсәен абый. Ул Удмуртиянең Белозерье авылының имамы. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен. Ул мине Коръән укырга өйрәтте.
XS
SM
MD
LG