Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кызлар мәктәбе: төрекләр китте, теле калды


Казандагы 4нче мәктәп интернат элек татар-төрек кызлар лицее дип атала иде. Хәзер анда бер генә төрек калган, белем бирү Русия программасы нигезендә бара.

Әлеге 3 катлы мәктәп-интернатта Русиянең төрле төбәкләреннән (Мәскәү, Петербур, Башкортстан, Оренбур, Ижау, Яраслау) килгән кызлар укый. Аларның шушында яшәп белем алуы телләрне үзләштерүгә ярдәм итә, ди директор Марат Фәттиев. Чөнки мәктәптә татар, төрек, инглиз, урыс телләре тирәнтен өйрәтелә. Ә кызлар арасында татар, урыс, чечен, азәрбайҗаннар бар. Аларның һәркайсы уку йортын тәмамлаганда татар телен үзләштереп чыга икән. Чөнки монда татар теле һәм әдәбияты атнасына 5 сәгать укытыла.

Кызлар мәктәбе зурайды


Миңнеханов һәм Метшин дәрес тыңлый

Мәктәп-интернатны тагы да зурайту уңаеннан быел янкорма төзелгән. Бина белән танышырга дип уку йортына Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин килде.

Алар кызларның укый һәм яши торган бүлмәләре белән танышты. Монда барлыгы 242 кыз укый һәм 156 бала шушында ук яши.

“Укучылар бу мәктәпкә 6-нчы сыйныфны бетергәч килә. Һәм беренче елны Казанныкылар да читтә килгәннәр дә шушында яшәп укый”, ди Фәттиев.

Заманында бу Казанда кызлар укый торган бердән-бер лицей иде. Ул халык теленә татар-төрек кызлар лицее дип кереп калды.
Фәттиев әйтүенчә, узган елдан аның исеме гимназия-интернатка үзгәртелгән. Хәзер анда татар да, төрек тә дигән сүз юк.

Төрекләрне сагыну

Быел бу мәктәптә укырга керү өчен бер урынга 20 кыз дәгъва иткән. Узган елларда бу сан күбрәк иде. Бәлкем аның кимүе шул төрекләрнең китүе белән бәйле булгандыр.

Мәктәп җитәкчелеге төрекләрнең китүенә үкенеч белдерә. Хәзер инде бер генә төрек калган. Анысы да югары категорияле укытучы булса да техник инженер вазыйфасын башкара. Укучыларны олимпиадаларга әзерли икән.

“Төрекләрне ата-аналар да, укучылар да бик сагына. Халык күңелендә гомер-гомергә татар-төрек мәктәбе истә калыр”, ди директор.

Кызларның яшәү бүлмәләре

Аның сүзләренчә, белем бирү элеккечә дәвам итә. Фәннәрне инде әлеге татар-төрек мәктәпләрен тәмамлап югары белем алган укытучылар укыта икән.

“Бездә физика, химия, биология, математика, информатика инглиз телендә бара. Мәктәпне тәмамлаган укучылар арасында Америкада, Канадада, Пекинда, Швециядә укучылар бар”, диде Фәттиев.

Миңнеханов әлеге мәктәпнең барлыгын ишеткәнен, әмма аны бу кадәр югары дәрәҗәдә эшли дип күз алдына китермәвен әйтте.
“Киләчәктә бу уку йортыннан республика өчен файдалы кешеләр әзерләнеп чыгарга тиеш”, диде ул.
XS
SM
MD
LG