Accessibility links

Кайнар хәбәр

Америка сәясәте: үгет вә куәт


Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон һәм саклану министры Роберт Гейтс, Вашингтон университетында чыгыш ясап, АКШның тышкы сәясәтенә аңлатма бирделәр.

Американың тышкы сәясәтен алга сөрүдә дәүләт секретаре Һиллари Клинтон һәм саклану министры Роберт Гейтс икесе ике төрле вазыйфа башкара. Гадиләштереп әйткәндә, берсе үгет-нәсыйхәт кулланса, икенчесе – көч һәм куәт.

Соңгы вакытта Вашингтонда Американың Иран һәм Әфганстан сәясәте тирәсендә кызу бәхәсләр бара. Күрәсең шуңадыр, президент Барак Обама аларның икесен бер мөнбәргә бастырырга булган. Гадәттә алар бергә сирәк күренә.

Әфганстан

Әфганстан мәсьәләсенә кагылып, Һиллари Клинтон, президент Обама март аенда куйган максат үзгәрешсез кала, диде – Әл-Каидәнең тамырын корыту. Ләкин вәзгыятькә карап, тактика үзгәрергә мөмкин, диде ул.

Кушма Штатлар һәм НАТОның Әфганстандагы гаскәр башлыгы генерал Стэнли Маккристал күптән түгел Лондонда ясаган чыгышында, Әфганстанда вәзгыять начарая бара, анда өстәмә гаскәр җибәрми чара юк, дигән иде.

Генерал Әфганстандагы 60 мең американ хәрбиенә өстәп тагын 40 меңне җибәрергә тәкъдим итә.

Конгресстагы демократлар моңа каршы чыгар дип көтелә. Сишәмбедә Обама шушы мәсьәләдә конгрессменнар белән очраша.

Маккристал планына альтернатив буларак, Әфганстандагы гаскәр санын киметеп, игътибарны Пакстан чигенә юнәлтергә, анда хәрәкәт иткән сугышчы төркемнәргә каршы һава һөҗүмнәре ясарга тәкъдим ителә.

Саклану министры Роберт Гейтска, 2007 елда Талибан Әфганстанның 54% контроль итә иде, узган ел 72%, хәзер 80% - эш нәрсәдә, дигән туры сорау бирелде.

– Ачыкча әйткәндә, эш безнең һәм беректәшләрнең Әфганстанга җитәрлек гаскәр җибәрә алмавында, – диде Гейтс. – Талибан шуннан файдалана.

Гейтс сүзләренчә, әгәр Әфганстан Талибан кулына төшсә, Әл-Каидәнең жиһадка акча җыю, сугышчылар туплау мөмкинлеге артачак.

Иран

Иран мәсьәләсенә кагылып, Һиллари Клинтон, Женевада үткән алты яклы сөйләшүләрне “файдасыз түгел” дип бәяләде. Тәһран моңарчы ябык саналган Ком янындагы атом корылмасына тикшерүчеләр кертергә, уранын Русиягә җибәреп баетырга һәм яңа сөйләшүләр үткәрергә килешкән.

Тәһранның андый вәгъдәләрне элек тә биргәне бар иде, ул янә вакыт суза, “качышлы уйный”, дигән гаепләүләр әйтелде.

– Әлбәттә, Иран вакыт суза. Ләкин бу вакыт безгә дә үзебезнең җавапны җентекләп әзерләргә мөмкин бирә. Ягъни, монда ике яклы хәрәкәт бара, – диде Клинтон.

Һиллари ханымга Ирандагы кеше хокуклары торышы турында, Вашингтон атом турында сөйләшеп, Тәһран урамнарында изелгән студентларны онытмыймы, дигән сорау да бирелде.

Вашингтонның Иранга карата сәясәтен Клинтон “салкын сугыш” чорындагы Советлар Берлегенә карата сәясәт белән чагыштырды. Ул чакта да Америка Советлар белән атом коралы турында да, кеше хокуклары турында да сөйләште, диде ул.

Вашингтон университетында бер сәгать барган бу тамашаны CNN телевидениесе яздырып алды һәм сишәмбедә тапшыра.
XS
SM
MD
LG