Accessibility links

Сембердә өлкә үзәге уставы үзгәртелде


Өлкә үзәгенең уставын үзгәртүгә гаҗәеп осталык белән ирештеләр.

Байтак вакыт инде җирле матбугатта бу турыда сүзләр куертды. Сүз, нигездә, шәһәр мэрын сайлау ысуллары турында барды.

“Барыбер Мәскәү вертикале көчәя бара, кирәкме мондый кымшанулар?” дигән сораулар куелса да, җавап булмаган иде. Ниһаять, ачыкланды. Һәм бары тик шәһәр уставын үзгәртү турында карар кылачак “Публичное слушание” дигән чара алдыннан гына.

Монысын ничек тәрҗемә итәргә дә аптырарсың: “Халыкны тыңлау” дипме, әллә “Халыкны тыңлатумы?” Моны алдан белгән, аңлаган КПРФ җитәкчелеге “слушание” алдыннан мэрия бинасы янында митинг оештырды. Анда төрле фиркаләр, иҗтимагый хәрәкәтләр бер үк таләп белдерделәр: “Мэрны сайлау ысулы кебек мөһим үзгәрешләр референдум аша гына мөмкин!”

“Сайлау турындагы кануннардан Федерация шурасы әгъзаларын, губернаторларны сайлау турындагы кануннар юкка чыгарылды. Хәзер өлкәне дә, шәһәрне дә ниндидер “сити-менеджерлар” җитәкләргә тиеш. “Шәһәрнең үзе, аның милке белән кем идарә итәр соң? – дигән сорау белән кызыксынучылар да юк. Хакимият “публичное слушание” дигән сылтау белән халыкны сайлау хокукыннан да мәхрүм итмәкче”, ди КПРФның җирле җитәкчесе Александр Кругликов.

Митингка килүчеләрне менә ниндирәк шигарьләр каршылый иде: “Шәһәр башлыгын һәм депутатларны халык кына сайлый ала!”, “Депутат әфәнделәр, халыкны шәһәр мэрын сайлау хокукыннан мәхрүм итмәгез!”, “Шәһәр уставына төзәтмәләр – халыкны алдау гына ул!” һәм башка шундый эчтәлекле шигарьләр.

Митингта катнашучылар соңнан “Халыкны тыңлау” дип аталган чарага – филармония бинасына килделәр. Анда аларны шәһәр уставын үзгәртү кирәклеге турындагы шигарьләр тоткан яшьләр каршылады. Аларга урыннарыннан кузгалмаска кушылган, күрәсең. Моны исә залга митингчыларны кертмәү максатыннан оештырылган чара дип бәяләүләр дә ишетелде.

Иң кызыгы шул: митингтан халык килү белән теркәү дә тәмамланды. Чөнки бары тик 500 кеше генә сыя филармония залына. Шунлыктан байтак халык вестибюльдә калды. Ә залда урын булмаганлыктан, ветераннарны сәхнәгә чакырып, анда урындыклар ташыдылар. “Публичное слушание” дигәннәре публичнй скандалдай килеп чыкты, дияргә дә була. Чөнки сызгыру, кычкырулар, сәхнәдәге ыгы-зыгы, микрофон өчен тарткалашулар…

Чараның оештыручысы шәһәр думасы рәисе Василий Гвоздев, гомум тавышны басып: “Кемнең үз позициясе бар – чыгып китүегезне сорыйм”, дип тә ычкындырды.

Регламент буенча беренче сүзне алып баручы үзенә үк – шәһәр думасы рәисенә бирде. Нотыклар тәмамлангач, уставның үзгәртелергә тиеш һәр мәддәсе буенча тавышка кую булды. Башта – вак-төякләр генә – соңрак тәкъдим ителәчәк иң мөһим мәддәгә яраклаштыру турындагылар. Бик шома килеп чыкты бу – мөһим түгелләр лә ич алар.

Иң мөһимен – шәһәр мэрын сайлау ысулы турындагысын кабул иткәндә “одобрямсь” ысулына психологик яктан күнектерелеп. Ә аның - төп үзгәрешнең мәгънәсе бик тирән һәм мөһим булып чыкты: халык бары тик депутатларны гына сайлый, ә депутатлар - үзләре арасыннан шәһәр думасы рәисен. Ә шәһәр думасы рәисенә бер үк вакытта шәһәр башлыгы вазыйфалары да йөкләнә.

Менә шул буладыр инде халыкның үз теләкләрен тормышка ашыру ысуллары. Чынлап та, җепшеклек еллары артта калдылар ич инде. Бар нәрсәне дә вертикальләштерү буенча Мәскәү сәясәтенең җирле вариантыдай килеп чыкты бу.

Тик менә… бер үк вертикаль таякка бихисап нәрсәләр элсәң, аның сыгылуы яки сынуы да ихтимал бит әле. Аның өстәвенә, Гвоздев әфәнде күренекле малтабарлардан да санала. , Алла куәт бирсен диясе генә каладыр инде.
XS
SM
MD
LG