Accessibility links

Татар киносы туды


"Бибинур" Казан фестивалендә җиңу яулады
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:06 0:00

“Бибинур” фильмыннан өзек

“Бибинур” фильмы “Алтын мөнбәр” барышында “Родина”, “Мир” кинотеатрларында күрсәтелде. “Родина”да халык бик күп җыелганлыктан ике тапкыр күрсәтергә дә мәҗбүр булдылар.

Бибинур язмышы татарларны гына түгел, башка милләт вәкилләрен дә тетрәндерде. Кайбер тамашачылар фикеренчә, татар, мөселман төшенчәләре моннан соң гел яхшы яктан гына кабул ителәчәк.

Бибинур” 1 миллион долларга төшкән

Фильмны урыс режиссеры Юрий Фетинг төшерде. Сценариен Аяз Гыйләҗевның “Өч аршин җир”, “Җомга көн кич белән” әсәрләре нигезендә язучының улы Мансур Гыйләҗев иҗат иткән. Ә “Бибинур” фильмын төшерүне башлап йөрүче, әсәрнең продюсеры Светлана Бохараева.

Бохараева әйтүенчә, аның милли һәм бөтен кешене уйландыра торган темага фильм төшерәсе килгән. Бик күп әсәрләр укыганнан соң, Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәренә туктала.

“Миңа Бибинур карчык тарихында бик мөһим әйберләр бар кебек тоелды. Бу турыда очраклы гына Мансур Гыйләҗевка да әйттем. Менә шуннан эш башланып китте”, ди Бохараева.

Бибинур карчык тормышта да булган

Фильмның сценарий авторы Мансур Гыйләҗев сөйләвенчә, Бибинур карчык чыннан да яшәгән. Аяз Гыйләҗевка аның язмышы турында бер авылда сөйлиләр. Чынбарлыкта Бибинур күрше авылның колхоз рәисе Җиһангирны соңгы юлга озатырга бара. Шуннан кайтканда аны этләр талап үтерә. Ә фильмда әлеге Җиһангир олихарх буларак күрсәтелде.

“Өч аршин җир каршында барыбыз да тигез”

Әсәрнең нигезенә менә шушы фикер салынган. “Ярлы Бибинур карчык белән котычкыч бай, яшь Җиһангирны нәрсә берләшетерә ала? Мәңгелек темалар бөтен кешене берләштерә. Сценарийны башта “Өч аршин җир” дип атаган идем. Чөнки бу җир каршында бөтен кеше дә тигез. Шуңа Җиһангир Бибинурның аннан күбрәк белүен карчыкның үлеменнән соң булса да аңлаган”, ди Гыйләҗев.

“Бибинур” фильмында татар милләтенең бүгенге торышы ничек бар шулай ачып салына. “Без үзебез турында язабыз. Мине бу әсәрдә Бибинур карчык белән Җиһангир мөнәсәбәтләре уйландырды. Мин бит аны башка җирлектә яза алмыйм. Фильмда да кемдер урысча, татарча, инглизчә, кытайча сөйләшә. Тормышта да шулай бит”, ди автор.

Бибидән Бибинургача

Фильмда Бибинур карчык ролен Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова башкара. Бибинур роле 70 яшьлек юбилеема зур бүләк булды, ди ул.

Уңнан икенче Фирдәвес Әхтәмова (Бибинур)
“Бөтен нәрсә дә бит көтмәгәндә була. Беренчедән, бу фильмга эләгү зур бәхет. Бу рольне Аллаһы Тәгалә минем юлыма “газапланып эшлә, эшлә дә, шул акчага Хаҗ кылып кайт”, дип китереп куйды. Мин “Бибинур”да төшмәсәм, Хаҗга бара алмас идем. Фильмда уйнау минем тормышымда бик зур могҗиза. Мин моңа әле хәзер дә ышанып бетә алмыйм. Чөнки бик газапланым уйнадым, ә Хаҗга барып кайткач бөтенләй тынычланып калдым.

“Бибинур”ны чит кеше кебек карадым. Мондый бәхет артистка бик сирәк эләгә, бөтенләй тәтемәскә дә мөмкин. Менә мин 70 яшемдә Бибидән Бибинургача барып җиттем. Биби белән халык күңеленә кергән идем, бәлки, Бибинур белән халык күңеленә кереп калырмын, Аллаһы боерса”, ди Фирдәвес Әхтәмова.

“Бибинур” кебек татар фильмнары киләчәктә эшләнерме?

Мансур Гыйләҗев, минем әзер сценарийларым бик күп, алсыннар да төшерсеннәр генә”, ди. Ә фильмның продюсеры Светлана Бохараева фикеренчә, алар “Бибинур” ны кинотеатрларда, телевидениедән күрсәтергә өметләнә.
XS
SM
MD
LG