Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аккош аталар микән, итен саталар микән?


фотосурәтләр "Казань-звезда" теле-радио ширкәтеннән алынды
фотосурәтләр "Казань-звезда" теле-радио ширкәтеннән алынды

Сентябрь ахырында “Казань-звезда” теле-радио ширкәте канунсыз рәвештә атылган аккош турында сюжет күрсәтелде. Вакыйга экологлар арасында бәхәсләр тудырды.

“Чрезвычайка” тапшыруының продюссеры Светлана Штырина сүзләренә караганда, редакциягә атылгын аккош фотосурәтләрен бу күренешнең шаһите күптән түгел генә алып килгән. Чынлыкта исә сурәтләр инде июль аенда ук төшерелгән булган. Экология милициясе, бу вакытта суда йөзүче кошларны ату сезоны хәтта ачылмаган да иде, ди.

“Чрезвычайка” тапшыруының продюссеры Светлана Штырина фото төшерүче шаһит белән бергә закон бозучыларының үз җәзасын алуы өчен көрәшкән, әмма нәтиҗәләре генә булмаган.

“Атылган аккошны көймәдә алып китүчеләр һәм көймәнең номеры күренгән фотоларны аучылар җәмгыятенә җибәрдек. Аларга мөрәҗәгать итү бернинди дә нәтиҗәләр бирмәгәч, без Экология министрлыгы белгечләренә бардык. Анда әлеге аккошны ату өчен экология министрлыгыннан рөхсәт алырга кирәк булуы ачыкланды. Ә алар мондый рөхсәт бирмәгәннәр”, ди Светлана Штырина.

Шулай итеп, атучыларга җәза бирер һәм эшне мәхкәмәгә җибәрү өчен дәлилләр җитеп бетми булып чыга. Фотосурәтләр һәм шаһитләрдән кала, көймә хуҗасының шәхесен ачыкларга һәм җинаять эшләнгән вакытта чынлап та хуҗаның көймәдә булуын дәлилләргә кирәк. Әмма бу очракта җинаять башкаручыларны хәтта шаһитләр дә таный алмый. Чөнки көймә еракта булган.

Димәк, канунсыз рәвештә аккош үтерү өчен җинаятьче бернинди җәза да алмаячак. Әгәр могҗизалы рәвештә экология милициясе үтерүчеләрнең җинаятен дәлилли алса, аучыларга 152 мең штраф салыначак.

Әйтергә кирәк, ысылдаучы аккош (Cygnus olor) Русиянең Кызыл китабына кертелгән, аларны ату гомумән дә тыелган. Тугрылык символы саналган аккошларның берсен ату – ике аккош үтерүгә тигезләшә. Чөнки парсыз калган аккош гомерләре буена ялгыз кала.

Табигаткә зыян салып, бармак белән санарлык җан ияләрен үтерү бернинди мораль кыйммәтләр кысасына да сыймый. Аккош итен ашау кем өчендер ханнар әбәде булгандыр.
XS
SM
MD
LG