Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көненә рөхсәт алынды


Галишан Нуриәхмәт
Галишан Нуриәхмәт

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Галишан Нуриәхмәт сүзләренчә, Казан шәһәренең эчке эшләр идарәсе тәртип бозулар булмасын дигән шарт куйган.

Быел Хәтер көне елдагыча Ирек мәйданында Сәйдәш исемендәге концерт залы каршында башланып китәчәк. Сөембикә манарасы янында намаз уку, 1552 елда шәһит киткәннәр истәлегенә һәйкәл куелырга тиешле урынга чәчәкләр салу, татар зиратына бару каралган.

Шул ук көнне Кабан арты мәчете 12.30 сәгатьтә Казан кирмәненә мөселманнарны җыя. Ә сәгать икедә мәчеттә шәһитләрне искә алып Коръән мәҗлесе үткәрә.

Анда басма, монда бас

Хәзер пикет, митингларны мәхкәмә биналарыннан 250 метр ераклыкта үтәргә тиеш. Ә Татарстанның Конституцион мәхкәмәсе Хәтер көне үткәрелә торган Сәйдәш концертлар залы янында урнашкан. Шуңа 20-нче Хәтер җыены Муса Җәлил исмендәге опера һәм балет яки Камал театры янында үткәрелә дигән сүзләр дә йөрде.

Иҗтимагый үзәк рәисе Галишан Нуриәхмәт исә: “Канун нигезендә митинг үткәрү өчен рөхсәт алырга кирәкми. Без бу турыда алдан хәбәр бирергә генә тиеш”, ди.

Башта шәһәр идарәсе Хәтер көнен Камал театры янында оештырырга кушкан. Милли хәрәкәт активистлары, без Хәтер көнен 19 ел Ирек мәйданында үткәрдек, 20-нчесендә башка җиргә күчмибез дигәннәр. Шуннан идарәдә рөхсәт бирәләр, тәртип бозмаска кушалар.
Тәртип бозу дигәндә, митингта катнашучылар, урамда йөрүчеләр бер-берсенә комачау итмәскә тиеш. Халык урамнан халык күрсәткән юлдан барырга тиеш. Шау-шу, сугыш чыкмаска тиеш, ди Нуриәхмәт.

Ирек мәйданы яшьләрне көтә

Галишан Нуриәхмәт Хәтер көненә яшьләр күбрәк чыгар дип өметләнә. Чөнки өлкән буын картайды, ди ул.

Галимнәр фикеренчә, Хәтер көненең төгәл көне 12 октябрьдә. Әмма аның 12, 13, 14, 15-дә дә үткәрелгәне бар.

“Үз-үзен хөрмәт иткән дәүләт, халык булса, Хәтер көне әллә кайчан рәсми рәвештә билгеләнер иде. Әрмәннәр үзләренең геноцид, американнар ирек көннәрен уздыра. Австралиянең хөкүмәт календаренә 15 октябрь – Казанның яулап алыну көне буларак кертелгән, кызыл төс белән әйләндереп алынган. 1552 елда шәһит киткәннәр истәлегенә һәйкәл дә юк. Бу турыда да, Хәтер көнен рәсмиләштерү турында да Татарстан хөкүмәтенә ел саен хатлар язып торабыз, мөрәҗәгатьләр кабул итәбез, әмма бернәрсә дә эшләнми. Хәтер көне бер татар иҗтимагый үзәгенеке генә түгел. Ул бит бөтен татарның Хәтер көне, фаҗигасе”, ди Галишан Нуриәхмәт.
XS
SM
MD
LG