Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли киемне исламга туры китерү мөмкинме?


Бертуган апалы-сеңелле дизайнерлар: Айгөл Закирова, Лира Гараева, Римма Сибгатуллина
Бертуган апалы-сеңелле дизайнерлар: Айгөл Закирова, Лира Гараева, Римма Сибгатуллина

Татар милли костюмнарын шәригатькә туры китерү мөмкинме? Мөселман киемнәре дизайнерларының карашлары төрле.

Казанда узган беренче халыкара ислам модасы бәйгесендә тәкъдим ителгән киемнәр кайбер мөселманнарны аптырашта калдырды. Чөнки араларында тәнгә сыланып тора торган, үтә-күренмәле киемнәр дә бар иде.

Бәйгегә әзерлек башланганда ук оештыручылар татар мохитендәге костюмнарга игътибар зуррак булачагына ишәрәләде. Ягъни мөселман киемнәре татар милли юнәлештә булырга тиешлеге әйтелде. Әмма, күрәсең, дизайнерлар әле бу өлкәдә эшләргә тулаем әзер түгел.

Исламча караш

Айгөл Закирова коллекциясе
Шәригать кушканча яшәүче дизайнерлар бәйгене башкачарак күзаллауларын әйтте.

“Көндәлек киемнәр” номинациясендә 3нче урынны алган бертуганнар – Лира Гәрәева, Римма Сибгәтуллина һәм Айгөл Закирова тулаем мөселман бәйгесенә дип әзерләнгән.

“Минем 6 ел элек исламны кабул иткәч мөселманча киенү проблемасы килеп туды. Аннары кияүгә чыга башлагач туй күлмәкләре таба алмадык. Шуннан инде бу эш белән үзебез шөгыльләнергә керештек», ди Закирова.

Аның сүзләренчә, алар ярымфиналга ике коллекция – туй күлмәкләре һәм көндәлек киемнәрне тәкъдим иткән. Әмма туй күлмәкләре финалга узмаган.

“Бәйге күбрәк милли төсмер алды. Һәм анда ачык, сыланып тора торган киемнәргә дә югары урыннар бирелде. Сайлап алу вакытында шәригатькә туры килүче күлмәкләр дә күп иде югыйсә, әмма алар уза алмады”, ди Айгөл.

Ләйсән Хаҗиеваның балалар киемнәре коллекциясе
Милли күлмәкләрдә ислам төсмере


Шул ук вакытта милли киемнәр номинациясендә 3-нче урынны алган Ләйсән Хаҗиева сүзләренчә, бәйге ике тармакка бүленгән булган: ислам модасы һәм милли костюм.

“Милли костюм номинациясендә кыскарак киемнәр һәм яулыксыз да ярый иде”, ди ул.

Хаҗиева бәйгедә балалар киемнәре һәм туй күлмәкләре коллекциясен тәкъдим иткән. Балалар киемнәрен ул милли белән беррәттән шәригатькә дә туры китерә торган итеп ясаган.

Аның сүзләренчә, милли костюмнарны ислам таләпләренә туры китерү һич авыр түгел.

“Милли костюм ул татар орнаментлары белән чигүле булырга тиеш”, диде Хаҗиева.

Төрекнеке түгел - татарныкы

Дизайнерларның икесе дә татар мохитенә туры килә торган киемнәр тегүне җәелдерергә кирәк дип саный. Әгәр Закирова ул тулысы белән ислам шартларына туры килергә тиеш дип күзалласа, Хаҗиева беренче чиратта татар бизәлешенә игътибар итә.

“3-4 ел элек бөтен мөселман киемнәре Төркиядән кайта иде. Алар гади һәм сыйфатсыз иде. Хәзер инде үзебездә дә тегүчеләр барлыкка килде. Мин мөселман кызларының әйбәтрәк киенүен телим, чөнки татарлардагы исламны аларның киемнәре аркылы күзаллыйлар”, ди Закирова.
XS
SM
MD
LG