Accessibility links

Кайнар хәбәр

Райлә Бадамшина хөкем ителде


Оренбур өлкәсендәге Шарлык районы Яңамуса авылы хакимияте башлыгы Райлә Бадамшина ришвәтчелектә гаепләнде. Хөкем карары – шартлы рәвештә 6 ел.

Әлеге хәл 2008 елның 19 июнендә була. “ТВ-Спутник” компаниясе директоры Андрей Чепраков үз машинасында авыл хакимияте башлыгы Райлә Бадамшинага конверт белән акча тапшыра һәм әңгәмәне диктофонга языла.

- Сезгә мин күпме бирергә тиеш?
- Күпме кызганмыйсыз соң?
- Һәм мин тыныч эшли аламмы?
- Әйе, тыныч эшләгез...

Әлеге сүзләр ришвәт алуда гаепләнүгә нигез була. Вакыйга болай башлана. 3 ел элек авылда халыкның соравы буенча чыбыклы (кабель) телевидение үткәрергә уйлыйлар. Монда Казанның Яңа Гасыр һәм Башкортстанның БСТ каналлары турында сүз бара. Станцияне төзер өчен кабель сузар өчен халыктан 420 мең сум җыелса, 150 меңе бюджетныкы була.

“Авылда ашханә дә, кунакханә дә юк. Шул сәбәпле, ике арадагы килешү буенча эшчеләрне Гөлфия Аббасова йортына бер айга урнаштырдык. Ашау өчен дә, яшәү өчен дә “ТВ-Спутник” компаниясе хезмәткәрләре өчен акча түләргә вәгъдә итте”, ди хакимият башлыгы Райлә Бадамшина. Әлеге эштә хакимият башлыгы арадашчы була.

Бер ай эчендә компаниянең бурычы 26 мең сумга җыела. Компания әлеге бурычның 6 меңен генә түли. Калганын соңрак түләргә вәгъдә итә. Бер ел үтсә дә, компания җитәкчелеге бурычны кайтармый. Менә шул вакытта инде хакимият башлыгы Райлә Бадамшина компаниянең бурычын кайтаруын таләп итә башлый.

Соңрак компания директоры: “Мин бурычымны алып килдем”, дип хакимият башлыгына шалтырата. Район үзәгендә очрашырга булалар. Машина эчендәге алыш–бирештән соң, хакимият башлыгы 100 метр да үтеп өлгерми, тамгалы акчалар белән кулга алына. Райлә Бадамшина ришвәт алуда гаепләнә һәм аңа карата җинаять эше кузгатыла.

Ул вакытта Райлә Бадамшина: “Дөреслек – ул һәрвакытта алга чыгарга тиеш” , дигән иде.

Күптән түгел әлеге эш буенча район үзәгендә хөкем утырышы үтте. Райлә Бадамшинага хөкем карары – шартлы рәвештә 6 ел .
Ә авылда чыбыклы телевидение барыбер начар күрсәтә. Сәбәбе – начар сыйфатлы кабель куйган булганнар.
XS
SM
MD
LG