Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карл Мейер Татарстанны ача


Карл Мейер
Карл Мейер

Күренекле Америка язучысы, халыкара сәясәт белгече Карл Мейер һәм билгеле журналист Шарин Блер Брисак Казанда булып, Татарстанда милләтара һәм динара мөнәсәбәтне өйрәнде.

Карл Мейер "The New York Times" һәм "The Washington Post" газеталарының редакция шурасы әгъзасы, 2000 елдан “World Police Journal”да мөхәррирлек итә. Шул ук вакытта ул халыкара эшләр буенча шура әгъзасы да булып тора. Яше 80гә якынлашкан бу сәясәт белгече дөньяның бик күп илләрендә булган. Ул анда Маргарет Тэтчер, Франсуа Миттеран, Фидель Кастро, Беназир Бһутто, Һарольд Вильсон, Вилли Брандт, Индира Ганди, Ицхак Рабин белән очрашып әңгәмәләр алган.

Әлбәттә аның җигелеп эшләгән вакыты Көнбатыш белән Социалистик система арасындагы каршылык чорына туры килә. Хәзер дә ул тынгы белмичә, катлаулы сәяси һәм халыкара мәсьәләләрне өйрәнеп, катлаулы халыкара темаларга багышланган 12 китап чыгарган.

Бүгенге көндә ул үзенең тормыш иптәше билгеле журналист, продюсер Шарин Блэр Брисак белән диннәр арасындагы татулыкны Татарстан моделе турында китап өстендә эшлиләр. Казанга килгәч, алар театрларда, уку йортларында булдылар, төрле катлам вәкилләре белән очрашып, үзләре теләгән сорауларны бирде.

Америкадан килгән кунаклар “Азатлык” радиосының Казан бүлегендә дә булып китте. Биредә Америка кунаклары мөстәкыйльлек, милли үсеш, милләтара мөнәсәбәтләрнең Татарстан моделе турында сораштылар.
Шарин Блэр Брисак

“Без тормыш иптәшем белән Казанга беренче тапкыр килдек. Әлбәттә, моңа кадәр безнең СССРда, Русиядә булган бар иде. Әйтергә кирәк, безнең күп кенә укымышлы дусларыбызның Татарстан турында ишеткәне дә юк. Иң аптыратканы аларның Татарстанны Төркмәнстан, Казакъстан белән бутавы. Минемчә, Татарстанны АКШта һәм гомумән бөтен дөньяда белергә, танырга тиешләр. Казанда Кол Шәриф мәчете белән Благовещение чиркәвенең янәшә торуы шаккатырды. Бу турыда Америка халкы белергә тиеш”, диде Карл Мейер.

Карл Мэйрның сәфәрдәше Шарин Блэр Брисак "The New York Times", "The Washington Post", "The Nation" басмаларында мәкаләләр бастыра. CBS News ширкәтендә продюсер булган, берничә тапкыр Emmy бүләге белән бүләкләнгән. Аны да Казан таң калдырган.

“Казан – күпмилләтле республика башкаласы. Монда мөселманнар һәм правослаулар үзара тату яши. Без моңа кадәр сәяхәт иткән төбәкләрдә динара һәм милләтара низаг аркасында халык бер-берсен үтерә иде. Безгә билгеле булганча, Татарстанда катнаш никахлар күп булуга карамастан, алар таркалмый.

Шулай ук без Казандагы яһүдиләр гыйбадәтханәсендә дә булдык. Сөйләүләргә караганда, кайчандыр монда яшәгән яһүдиләр Израильгә, АКШка китеп, күпмедер торганнан соң кабат Казанга кайткан. Минемчә, күпмилләтле Татарстан бөтен дөнья өчен үрнәк булып тора ала”, диде Шарин Блэр Брисак.

Татарстандагы милләтара һәм динара мөнәсәбәт турындагы китап 2011 елда Нью-Йоркның PublicAffairs нәшриятендә дөнья күрәчәк.
XS
SM
MD
LG