Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япон кызы оренбур татарлары тарихын туплый


Мами Хамамото Оренбурның татар зиратында Мәхмүт бай Хөсәенов каберлеге янында
Мами Хамамото Оренбурның татар зиратында Мәхмүт бай Хөсәенов каберлеге янында

Мами Хамамото – Токио университетының фәнни хезмәткәре. Ул Оренбурга 18 - 20 гасырда яшәүче татар сәүдәгәрләре турында материал тупларга дип килгән.

Мами Хамамото беренче тапкыр Оренбурга 2 ел элек килгән иде. Оренбур архивында эшләгән һәрбер чит ил галиме берничә елдан соң архивка эшләргә дип яңадан әйләнеп кайта. Сәбәбе - төбәк архивының тарихи материалларга шактый бай булуы. Бу юлы Мами Хамамото Оренбур архивында ике атна эшләде. Токио университеты галимен 18 - 20 гасырларда Оренбурда яшәгән татар сәүдәгәрләренең эшчәнлеге кызыксындыра. Ул көндезен архивта эшләсә, кичен татар театрында спектакльләр карады.


Әнвәр Искәндәров, Мами Хамамото, Рафаил Хәялин

“Японияга татарлар 1917 елдан соң Кытай аша килә. Алар арасында чыгышы белән Оренбур якларыннан да килүчеләр булган. Бүгенге көндә Оренбур татарлары белән берничә япон галиме кызыксына. Мине Русия белән Урта Азия арасындагы сәүдә һәм сәүдәгәрләр кызыксындыра”, ди Мами Хамамото.

Шулай да япон кызын ике әйбер шаккатырды. Беренчесе - шәһәрнең татар зиратында данлыклы Мәхмүт бай Хөсәеновның 1910 елда куелган ташының язулары һәм аның хәзергәчә яхшы сакланышы. Икенчесе - Сакмар районы Татар Каргалы авылының тарихи урыннары һәм борынгы өч зираты.

Каргалы зиратында Мами, әтиле-уллы Әнвәр, Рәшит Искәндәровлар

“Мин Япониядә 3-4 ел буена Татар Каргалы авылының тарихын өйрәндем. Бүген мин авылга нигез салучы сәүдәгәр Сәгыйт Хәялинның таш йортын һәм аның тугызынчы буын вәкилен, танылган телеоператор Рафаил Хәялинны күрүем белән бик бәхетлемен”, дип сөйләде Мами Хамамото.

Япон галиме Каргалы авылында яшәүче Оренбур татарлары турында 4 китап язган Искәндәровлар гаиләсендә дә кунакта булды. Хуҗаларның бүләк иткән әлеге китаплары Япония китапханәләрендә урын алачак. Хуҗабикә Фирүзә кунакны татар халык ашлары белән сыйласа, кызлары Динара япон кызын татарча биергә өйрәтте.

Авылга нигез салучы сәүдәгәр Сәгыйт Хәялин йорты янында

“Бу гаиләдә миңа иң ошаганы –хуҗалар һәм бию белән татар халык ашлары булды. Диссертациямнең темасы да татарлар хакында иде: “17 гасырда Русия дәүләтендә хезмәттә булучы татарларны христианлаштыру ”, ди Мами Хамамото.

Япониягә кайткач яшь галим Оренбур татарлары турында җыентык чыгарырга уйлый. Шулай ук Мами Хамамото Казанда Токио һәм Казан университеты белән берлектә үтәчәк конференциядә чыгыш ясарга уйлый . Киләчәктә галимнең планы - яңадан Оренбур якларына килеп, татарлар турында материал туплау.

Мами Хамамото Динара Искәндәровага карап татарча биергә өйрәнергә тырыша
XS
SM
MD
LG