Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ижауда милли оешмалар вәкилләре стадионда көч сынашты


Удмуртия республикасының милли сәясәт министрлыгы Халыклар Дуслыгы йорты белән берлектә “Көч һәм рух” дип аталган сәламәтлек көне уздырды.

Командалар милли оешмалардан төзелгән иде. Удмурт, рус, татар, башкорт, мари, чечен, азәрбәйҗан һәм башка милли оешмалар зур төркем булып килгән. Татар халкын “Иман” татар яшьләре берлеге яклады. Әлеге чара Ижау шәһәренең “Динамо” стадионында узды.

Командалар стадионга төзелеп басуга, коеп яңгыр ява башлады. Шуңа чараны ачу тантанасы беразга туктап калды. Әмма җыелган халык таралмады. Тиздән кояш чыгып, кәеф күтәрелде. Һәр командадан билгеләнгән кешеләр төрле спорт ярышларында көч сынашты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быелгы ярышлар программасына татарча көрәш тә кертелгән. Куп бәйгеләрдә җиңү яулаган көрәшче Таһир Хуҗагалиев бүген хакимче ролендә.

Таһир Хуҗагалиев яшьләрнең күп килүен, ярышларда катнашуын хуплады. Ә үзенә бу чарада хакимче ролендә булуы тәҗрибә туплау өчен кирәкле дип исәпли Таһир.

“Иман” яшьләре берлеге рәисе Гөлназ Нургалиеваны стадионның төрле почмакларында барган ярышлардан тотып алуы җиңел булмады.

Гөлназ “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзаларының барлык ярышларда катнашуын билгеләп үтте. Командада иң яшь катнашучы Ижау шәһәренең 97 мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы укучысы Наилә Сәләхова белән танышам. Аны спорт фестиваленә абыйсы чакырган. Сыйныфташлары белән бергә килгәннәр. Берничә ярышта катнашырга ниятлиләр. Наилә бирегә Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән күчеп килгән.

“Салават” башкорт оешмасы вәкилләре инде призлы урыннар да алырга өлгерде, дип сөенечен җиткерде оешманың җитәкчесе Әмир Татлыбаев. Әмир әфәнде шушындый спорт ярышлары яшьләргә сәламәт тормыш алып бару үрнәге дигән фикердә.

Әлфия Сәлимгәрәева шушындый чараларда балалары, оныклары белән катнаша икән. Бу очрашулар үзара да һәм башка халыклар белән дә аралашу өчен бик җайлы дип уртаклашты Әлфия ханым. Икенчедән, ярышларда катнашып, күңел дә күтәрелә дип билгеләп үтте ул.

Радик Төхвәтуллин келәмдә татар көрәшенең җиңү алымнарын күрсәтте. Ул үзе спортның бу төрен аеруча якын итүен әйтте. Ә менә ирекле һәм грек-рим көрәшен хупламавын ассызыклап үтте.

Рәшит Ситдыйков элек үзе дә ирекле көрәш белән шөгыльләнгән. Бүгенге спорт бәйрәмендә ул тамашачы. Төрле милли оешмалар вәкилләренең шулай бергә җыелуын да, яшьләрдә сәламәт тормыш итүгә өндәүне дә хуплый Рәшит Ситдыйков.

Илгиз Маннуров спорт фестивалендә гер күтәрүчеләр ярышында хәкимдар ролен башкарды. “Көчен сынап карарга теләүчеләр дә, спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләр дә бар катнашучылар арасында. Шуңа да ярышлар күңелле уза”, диде Илгиз Маннуров.

Шулай итеп, көне буе стадионда төрле милләт вәкилләре көч сынашты, кемдер җиңде, кемдер җиңелде, әмма үпкә белдерүче булмады. Стадионга җыелучылар төрле телдә аралашса да, сәламәт яшәү рәвеше һәр милләт өчен дә мөһим дигән фикергә килде.

Республиканың милли сәясәт министрлыгы вәкилләре шушындый сәламәтлек көннәре киләчәктә дә оештырылачак дип ышандырды.
XS
SM
MD
LG