Accessibility links

Клинтон: АКШ ислам саммиты әзерли


Кушма Штатлар Татарстандагы динара мөнәсәбәтләр тәҗрибәсен исәпкә алып ислам саммиты үткәрергә җыена.

АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Казан дәүләт университеты музеенда җәмәгатьчелек белән очрашуда: “Барак Обама ислам дөньясына таба зур адым ясады. Бу төрле дин кешеләренең бергәләп эшләвенә юл ачты. Без ислам саммиты да үткәрергә җыенабыз. Мин сезне анда катнашырга чакырам”, - диде.

Клинтон фикеренчә, Татарстанда толерантлык абстракт ният кенә булып калмый, ә гамәлгә ашырыла. “Без нәкъ менә шуны эзлибез. Чөнки кешеләрне бергәләп яшәргә өйрәтәчәк програмнар булдырырга телибез”, - диде Клинтон.

АКШ дәүләт секретаре шулай ук “Шәхсән мин үзем дә, АКШ президенты идарәсе дә диннәр арасында диалогны тизләтергә кирәк дип исәплибез. Бу уңайдан төрле мәдәнияттәге һәм диндәге кешеләр бергәләп тыныч яшәгән Татарстан мисалы үрнәк булып тора”, - дип өстәде.

Очрашуда студентлар, дөньяви һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре, православ дин әһеле һәм җирле хакимият вәкиле катнашты.
XS
SM
MD
LG