Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Хәтер көне узды


Мөхәммәт Миначев
Мөхәммәт Миначев

15 октябрьдә Мәскәүнең татар мәдәни үзәгендә Мөхәммәт Миначев җитәкчелегендәге «Ватан» партиясе Хәтер көнен уздырды.

Хәтер көне Мәскәүдә берничә ел рәттән уздырылып килә. Ләкин елдан ел бу чарага халык азрак җыела башлады. Бу хакта чыгыш ясаучылар да бу хәлгә ачынып, үзләренең борчылуларын белдерделәр. Хәтер көнендә 1552 елда булган вакыйгалар хакында гына түгел, татарның бүгенге халәте дә, гомумән төрки халыкларның дөньяда тоткан урыны хакында да искә алынды. Тарихка тирәнрәк кереп, татарның Кытай императорлары булып торган заманнарны да искә төшерделәр. Тагын бер мәртәбә татар халкының бөек халык икәнлегенә горурлык белдерделәр.

Хәтер көне, «Юк, без беркайчан да кол булмабыз!» дигән шигарь астында узды. Хәтер көнен оештырган Мөхәммәт Миначев: “Бу көн безнең дәүләтчелегез югалган көн. Бу Хәтер көнен барлык татарлар да, кайда гына яшәмәсеннәр, искә алырга тиешләр һәм бүгенге чишелеше соралган мәсьәләләрне күтәрергә тиешләр”, диде.

Хәтер көненә җыелган халык

Хәтер көненә чакырылган булса да дога укырга тиешле кеше килмәгән булып чыкты. Дога сүзләрен әйтеп, Мөселман халыкларын үстерү фонды җитәкчесе Гаяр Искәндәров безнең бүгенге очрашу, безнең чыгышларыбыз, Казанны саклап шәһит киткәннәрнең рухына дога булып яңгырасын, диде.

Ул шулай ук, ни өчен татар тарихы гасырлар буе онытылмый дигән сорауга да җавап бирергә тырышты. “Ул ваквыйгалардан соң безне алыштырырга, телебездән, динебездән аерырга мәҗбүр итүләр башланган. Без ничә гасыр инде аның белән риза булмаганга үзебезнең ризасызлыгыбызны белдерәбез. Явыз Иван вакытында татарлар 70% булган. Петр I заманында без 50% калганбыз. Ә хәзер инде 4% исәпләнәбез. Без татар халкының югалуына юл куймаска тиеш”, диде Гаяр Искәндәров.

Очрашуда рәсми кешеләрдән Татарстанның Русиядәге вәкиле урынбасары Алмаз Фәйзуллин бар иде. Ул, Хәтер көне рәсми чара буларак расланмаган, мин бүген бирегә рәсми буларак килмәдем, диде. Һәм ул сүзен болай дип дәвам итте:

Гаяр Искәндәров

«Бер караганда, әллә кайчангы заманнарда булган ике халык арасындагы бу низагны онытырга да кирәктер бәлки. Ләкин ул вакыйгалар хәтердән китми, нигәдер һаман да күңелне тырнап тора. Бер федератив дәүләттә яшәсәк тә, татар халкы үзенең мәдәни, мәгариф проблемнарын үзе чишәргә тиеш булып кала.

Быел да Казанда Хәтер көне узды. Анда халык күтәргән проблемнар мәгълүмәт чараларында да күренде. Ул чарага карата реакция бар. Кемгәдер ошый, кемгәдер ошамый. Ләкин без бу көнне онытырга тиеш түгел. Мәскәүдә кабаланмый, шапырынмый эшләгәндә, татарлар өчен күп нәрсәне чишәргә була. Әле быел тагын бер татар классы ачылды. Туган телне өйрәнергә мөмкинлек бар. Үзебез битараф булмыйк. Менә әйтегез әле, кайсыгыз татар матбугатын алдыра?», дип сорады Алмаз Фәйзуллин.

Ләкин бер генә кул да күтәрелмәде. Алга таба чыгыш ясаучылар татарлыкны югалтмас өчен, татар матбугатын уку һәм язылу дигән фикергә килде.

Нәзирә Медведева

Тагын бер чыгыш ясаучы Нәзирә ханым Медведева сүзен Лена Шагыйрьҗан шигыре белән башлап җибәрде:
«Тергезеп торганда гына,
Учаклар дөрләп яна.
Тукайлы, Такташлы иткән,
Телебез кемгә кала?

Шагыйрләр, язучылар борчыла. Ә безнең халык битараф. Бүгенге көн белән яши. Менә монда «Юк без беркайчан да кол булмабыз !» дип язылган. Тагын бит шундый сүзләр дә бар: «Үзенең коллыгы белән риза булганнар икеләтә кол». Ә без ризалашкан, күнгән халык. Нигә бүген халык шулай аз. Кайда безнең зыялыларыбыз? Кеше бит үзенең телен, тарихын, динен белергә тиеш. Ә без концерт булса гына тулып киләбез. Җырлап биеп кенә яшәп булмый бит! Оят билләһи!», диде Нәзирә Медведева.

Шул ук вакытта Мөхәммәт Миначев: «Безнең халык моңсыз да яшәмәгән. Җырсыз да булмый. Без менә Хәтер көненә җырчылар да чакырдык дип, халык каршына музыкант Тәлгать Хәсәенов, җырчы Гөлчәчәк Галләмова һәм курайчы Ишмурат Илфаковны чакырды. Алар әле генә Казакъстаннан кайтканнарын , анда да татар-казакъ тамашачылары алдында чыгыш ясауларын әйттеләр.
XS
SM
MD
LG