Accessibility links

Татарстан мәдәнияте Согуд Гарәбстанында


Җиддәнең сәүдә-сәнәгать пулаты
Җиддәнең сәүдә-сәнәгать пулаты

Зилә Вәлиева сүзләренчә, Русиянең Согуд Гарәбстанындагы икенче сәнәгать күргәзмәсе вакытында, бу илдә киләчәктә Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрү турында да килешенгән.

Җиддә шәһәрен Согуд Гарәбстанының икътисади һәм эшлекле башкаласы дип атыйлар. Җиддәне гарәп дөньясының Парижы һәм Кызыл диңгезнең килене дип тә әйтәләр. 16-21 октябрьдә Җиддәдә “Русия һәм Согуд Гарәбстаны арасында сәүдә-сәнәгать хезмәттәшлегенең киләчәге” дип аталган Русиянең икенче күргәзмәсе кысаларында бизнес-форум да үтте.

Бу чара вакытында Татарстан “Алтын мөнбәр” кинофестивален тәкъдим итте. Зур бизнесменнар Казан чәкчәгеннән авыз итеп, Рөстәм Асаев башкарган “Ай былбылым”ны тыңлаган.

“Күргәзмә безнең бүлектән башлана. Ул зур кызыксыну уятты. Консуллык төркемнәре белән килеп карыйлар. Бу бизнес форумда катнашкан башкалар да килеп Татарстан белән, “Алтын мөнбәр” кинофестивале белән кызыксыналар”, ди Зилә Вәлиева.

Вәлиева сүзләренчә, Татарстан Согуд Гарәбстанына ят түгел. Президент Миңтимер Шәймиевне монда яхшы беләләр. Чөнки ул Фәйсал патша бүләгенә ия шәхес. Икенче яктан, Русиянең гарәп илләре белән аралашуында Татарстан президентының өлеше зур булуны да ихтирам итәләр.

Моннан ике ел элек Русиядәге Согуд Гарәбстаны мәдәнияте көннәре Татарстанда да үткән иде. Казанда алган тәэсирләр аларның әле дә күңелендә икән.

Зилә Вәлиева әйтүенчә, әлеге чара вакытында Согуд Гарәбстанында Татарстан мәдәнияте көннәрен үткәрү турында да сөйләшүләр булган.

“Монда Татарстан мәдәнияты көннәре үткәрү өчен очрашулар булды. Ул хакта министр урынбасары Әбүбәкер белән сөйләштек. Кичә мин министрның үзе белән сөйләшкән идем. Хәзер менә мәдәният көннәренең нечкәлекләре турында сүз бара”, ди Зилә Вәлиева.

Русия Согуд Гарәбстанындагы беренче күргәзмәсен 2008 елда Әр-Риядта үткәргән иде. Сәнәгать һәм икътисади тармаклардан тыш анда туристлык та тәкъдим ителде. Җиддәдәге чарага исә, Татарстанның үзенә күрә бер халыкара йөзе булган “Алтын мөнбәр” аша, мәдәни тармак та килеп кушылды.

Зилә Вәлиева
“Монда төрле ширкәтләрдә эшли торган кешеләр бизеска партнерлар эзли. Согуд Гарәбстаны ягы Русиягә инвестецияләр кертү, уртак ширкәтләр төзү турында сүз алып барса, шундый зур илләр аралашсын һәм бизнеста зур уңышлар булсын өчен бер-береңне тану кирәклеген аңлыйлар. Бу хәл мәдәниятсез һич мөмкин түгел. Мәдәният берьяктан таныту өчен булса, икенче яктан, бу юлда этәргеч тә булып тора.

Зур бизнесменнар мәдәният белән бергә эшләргә өмет итеп, үзләре ягыннан да ниндидер мөмкинчелек тудырырга кирәклеген аңлап эш итәләр”, ди Зилә Вәлиева.

Вәлиева сүзләренчә, “Алтын мөнбәр” елдан ел киңрәк колач ала. Согуд Гарәбстанындагы сөйләшүләр, бизнес вәкилләренең дә аның белән кызыксынуы мөселман кинофестивале данын һәм хезмәттәшләрен киңәйтер.
XS
SM
MD
LG