Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүгә кайткан әманәт


Русиянең Европа өлеше дини идарәсе китапханәсе ике төрле тәфсирдән торган Коръәнгә баеды. Алар гарәп әлифбасы белән татар телендә узган гасыр башында бертуган Кәримовлар нәшриятендә басылган.

Шушы көннәрдә Мәскәүнең Европа өлеше мөселман дини идарәсенә Америка татарларыннан бүләк килеп төште. Ул әманәтне инде дистә елдан бирле Американың Нью-Йорк шәһәрендә яшәүче галимә Сурая ханым Гайнуллина тапшырды. Сурая ханым, ул бүләкнең ике томнан торган Коръән Кәрим икәнлеген һәм аны күп еллар буе Американың татар оешмасын җитәкләгән Оркыя ханым Вафалыдан булуын әйтте.

Бүләк Равил хәзрәт Гайнетдингә тапшырылды. Бүләкне тапшыру мизгелендә тагын да кызыклы мәгълүматлар ачылды. Коръәннең «Ногъман тәфсир» һәм «Әл-итъкан тәфсир» дип аталган бик сирәк очрый торган басмалар булмаса да, аның нинди юллар, нинди куллар аша бу якларга океаннар аша кире кайтуы кызыклы иде.

Битләрен актара торгач Равил хәзрәт Гайнетдин бер китапның 60 елларда Хелсинки ислам оешмасы җитәкчесе булган Гыймадуттин Җамалетдиннең Фарика Гали исемле кешегә бүләк ителүе турындагы язманы да тапты. Һәм китаплар иясе булган Оркыя ханым Вафалыга зур рәхмәтләрен белдерде. "Хәзер инде бу китаплар безнең китапханәдә сакланачак. Бездәге имамнар да, шәкертләр бу китапларны укыр дип ышанам", диде Равил хәзрәт.

Сурая ханым Гайнуллина ни өчен Оркыя ханымның Коръән Кәримне океан аша бу тарафларга җибәрү сәбәпләрен атап, заманында Оркыя ханымның «Азатлык» радиосында эшләгән булуын да җиткерде.

Китапларны тапшырганнан соң, Нью-Йоркка шалтыратып, Оркыя ханым сөйләшү мөмкинлеге дә таптык. Без аннан, ни өчен гаиләдә күп еллар сакланган китапны бу якларга озатырга ниятләдегез, дип сорадык.

«Балалар да, оныклар да хәзер инде гарәп әлифбасында укый белмиләр. Бу китаплар миннән соң кадерсезгә калмасыннар дип җибәрәм. Берсе ул китапның миңа әниемнән калган иде, икенчесен Хельсинкида яшәүче милләттәшләрем иремә бүләк итеп биргән иделәр. Хәзер инде мин аны ышанычлы кулларга тапшырдым дип уйлыйм», диде Оркыя ханым.

Шулай итеп, Русиянең Европа өлеше дини идарәсе китапханәсе тагын ике китаптан - ике төрле тәфсирдән торган Коръән Кәримгә баеды. Алар гарәп әлифбасы белән татар телендә узган гасыр башында бертуган Кәримовлар нәшриятендә басылган. Зур юллар узып, бер китабы Кытай, Төркияләр аша, икенчесе Финляндия аша Америкага барып җиткән. Хәзер инде алар Мәскәү Җәмиг мәчете китапханәсендә сакланачак.
XS
SM
MD
LG