Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрки журналистлар Төркиядә белем өсти


Анталиягә 26 илдән төрек телен белүче, йә төрки телле саналган 92 вәкил җыелды. Араларында Идел-Урал, Кырым, Романия татарлары, башкорт һәм чуашлар да бар.

Төркиянең Анталия шәһәре диңгез ярында Royal Palm Resort кунакханәсендә төрек телен аңлаучы журналистлар өчен дәресләр башланды. Аларда радиотапшырулар ясарга, заманча технологияләр кулланырга, шәхси блоглар оештырырга, сүз иреге нечкәлекләренә өйрәтәләр. Тәүге тапкыр болай киң итеп оештырылган укуларда Төркиянең танылган радиожурналистлары һәм тел галимнәренең тапшырулар ясауга, сөйләм теленә багышланган остаханәләр оештыра.

Барлыгы 26 илдән килгәннәр

Төркиянең ТRТ телерадио ширкәте чакыруы буенча белем өстәү, тәҗрибә уртаклашу өчен Көнчыгыш Европа, Төньяк Африка, Үзәк Азия, Урта диңгез төбәге кебек госманлы мәдәнияте һәм тарихына бәйле илләрдән килгәннәр. Баксаң, ул илләрдә төрекләрнең радиолары һәм телеканаллары даими хәбәрчеләр дә тота, аларда төрекчә тапшыруларны тыңлаучылар да бар икән. Русия Федерациясе эчендәге төрки төбәкләр дә читтә калмаган. Барлыгы 26 илдән 96 каләм иясе тупланган.

Казан, Уфа, Чабаксар, Акмәчет, Күстәнҗә...

Өч атна дәвам итәчәк укуларда Татарстаннан да биш журналист катнаша. Чуашлар белән башкортлар да читтә калмаган. Шулай ук Романиядән һәм Кырымнан да татар журналистлары бар. Әйтик, Акмәчеттәге "Мәйдан" татар радиосыннан өч хезмәткәр килгән.

"BBС кебек..."

Беренче көнне ТRТ кунакларны үз проектлары белән таныштырды. Бу ширкәтнең радио директоры Шенол Гөка, "Азатлык" хәбәрчесенә, канун буенча дәүләтнеке түгел, ә хосусый бер оешма саналуын сөйләде. Британнарның BBС телерадиоширкәте кебек, диде ул. Тик еш кына ТRТ-ны дәүләтнеке саныйлар икән, чөнки алар дәүләтнең иҗтимагый проектларын тормышка ашыруда ярдәм итә, ди. Алары исә түбән рейтинглы була, тик барыбер мөһим. Шенол Гөка, бар нәрсәдән дә матди керем өмет итеп булмый, дип саный.

Төркиянең татарча авазы

Шундый акча һәм отыш китерми торган проектларының берсе булган татарча "Төркия авазы" радиосын да алар матди файда өчен түгел, ә татар теленә һәм халкына мәдәни ярдәм итәр өчен тоталар икән. Бу радионың Сәгыйть Хәйри кебек билгеле хәбәрчеләре белән татар интернетындагы кулланучысы шактый таныш. Шулай ук ТRТ Татарстанда да филиал яки хәбәрче пунктын ачарга каршы килмәс иде, тик әлегә Татарстан җитәкчелеге андый ихтыяҗ барлыгын сиздермәгән. ТRТ әле тагын урыс, гарәп, урду, төркмән, испан, инглиз кебек 31 телдә тапшырулар алып бара.

Диңгезледә дә көтәләр

Укуларны ачу тантанасында Төрки дөнья шәһәрләре берләшмәсе рәисе, Диңгезле (Denizli) шәһәре мэры Ниһат Зәйбәкче дә катнашты. Ул радионың гыйлем һәм тәрбия бирүдә, ял итүдә алыштыргысыз вазыйфа башкаруын әйтте. Берочтан Диңгезледә май аенда Төрки дөнья музыкасы фестивале узуын да искә төшерде. Мэр, шул мәдәни чарада Татарстаннан да бер төркемнең чыгыш ясавын искә алып узды. ТRТ ширкәте ул концертны "җанлы" (турыдан-туры) ташыруда да күрсәткән. Зәйбәкче киләчәктә бу чараны гадәти фестивальдән бәйге итеп үзгәртергә теләүләрен дә әйтте.
XS
SM
MD
LG