Accessibility links

Кайнар хәбәр

Домингес “Барселона” капкасына туп кертмәсме?


Бүген “Рубин” Испаниянең “Барселона” футбол такымы белән уйный. Спорт белгечләре, җанатарлар “Рубин”ның җиңү яуларына өмет итми.

Испаниягә ике арадагы уенны күзәтергә 200 җанатар киткән. Бухаровның уенда катнаша алмавы җанатарларны бераз пошаманга төшергән. Футболчылар әйтүенчә, ул кулын авырттырган.

“Татарстан яшьләре” газетының спорт белгече Алмаз Гафиятов “Рубин” “Барселона” такымына каршылык күрсәтер дип уйлый. “Уйный белүче, Европа дәрәҗәсендә тәҗрибә туплаган уенчыларыбыз бар”, ди.

Уенда кем җиңәр?

“Әлбәттә, “Барселона” җиңәр дип уйлыйм. Әмма футболда төрле хәлләр була, шулай да “Барселона” отар дип 100% ышаныч юк. Моны Русия-Германия уены аша да әйтеп була. Башта Русия көчле хәрәкәт итте, әмма бер-ике ялгыш ясады да җиңелде”, ди Гафиятов.

Спорт белгече Радик Сабиров фикеренчә, “Барселона” такымының “Рубин”ны белмәве яхшы. Әмма Татарстан такымы соңгы вакытта бик арыган.

“Безнең такым август аенда бик көчле уйнаган иде. Ләкин бер үк уенчыларның уйнавы “Рубин”ны хәлсезләндерде”, ди Сабиров.

“Безнең гәҗит” газеты журналисты Айзат Шәймәрдәнов исә “Рубин”ның Европа футбол такымнарын җиңгәне юк, тәҗрибәбез аз. Ә “Барселонада” иң шәп уенчылар уйнавын искә төшерә.

“Барселона” җиңәр, әмма аның да иркенәеп оттырып куюы бар”, ди Айзат.

“Рубин-2” уенчысы Валерий Соколов сүзләренчә, “Татарстан такымы “Барселона” һөҗүменә каршы тора алачак. Домингес испаннар капкасына туп кертер әле”, ди ул.

Бу уен “Рубин”ны, Татарстанны танытуга бер юл

Спорт белгечләре, футбол җанатарлары “Рубин”ның җиңәсенә ышанып бетмәсә дә, бу уен такымның үзен, Татарстанны танытыр дип өметләнә.

Алмаз Гафиятов “Рубин” белән “Барселона” уены футбол җанатарлары өчен беренче чиратта зур бәйрәм дип уйлый. Чөнки мондый уеннар көн саен булып тормый.

“Барселонага” кашы уйнауны бәйрәм итеп кабул итәргә кирәк. “Рубин” өчен чираттагы уен беренче чиратта үзен күрсәтү, дөньяга таныту өчен кирәк”, ди Гафиятов.

Айзат Шәймәрдәнов исә “Рубин” командасын татарныкы итеп беләләр, “Барселонага” каршы уйнау Татарстанны да, татарны да танытачак дип саный.

“Гомумән, бу тарихи вакыйга. Бу бәхет Русия такымнарына да сирәк эләгә”, ди ул.

Радик Сабиров шулай ук уен Татарстанны Европада да билгеле итәр. Чөнки Татарстанны спорт аша гына иң үтемле танытып була, ди.
“Быел Русия чемпионатында 1 яки 2 урын алсак, киләсе елга такымны ныклап әзерләп, кайбер үзгәрешләр кертеп, югарырак дәрәҗәгә күтәрелә алачакбыз”, ди Сабиров.
XS
SM
MD
LG