Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөстәкыйльлек өчен көрәш


Узган шимбә Уфада башкорт җәмәгатьчелек оешмалары мөстәкыйльлекне яклап пикет уздырды. Анда йөздән артык кеше катнашты.

Чара пикет дип аталса да, ул митинг кебек узды, анда чыгышлар ясалды. Әлеге чарага татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре дә килгән иде. Шуңа чараны оештыручылар татарларга мөрәҗәгать белән чыгып, мөстәкыйльлекне бергә якларга чакырды. Азамат Галиев сүзләренчә, “мөстәкыйльлекне югалтуга үзебез гаепле. Чөнки без зәгыйфьләндек. Йомшардык. Федераль үзәкнең көче безнең көчсезлектә. Шуннан котылмый торып, мөстәкыйльлекне кайтара алмаячакбыз. Ул гына да түгел, республиканы югалтуыбыз да ихтимал”.


“Мирас” оешмасы вәкиле Фәнзил Әхмәтшин эчкечелек, тәмәке тарту, наркомания кебек зарарлы гадәтләрдән арынырга, изге эшләр өчен көрәшкә берләшергә чакырды. “Уяныйк һәм сугыйк”, диде ул. Кемгә һәм ни рәвешле сугарга чакыра, аңлатып тормады.

“Күк бүре” оешмасы лидеры Рәмзил Байназаров яшьләрне активрак булырга, курыкмаска чакырды. Чарада чыгыш ясаучыларның төп таләбе - мөстәкыйльлекне, 2000 елгы конституцияне кайтару. Әлеге таләпләр резолюциягә дә кертелде. Резолюцияне “Күк бүре”, Башкорт халык үзәге “Урал”, “Ак тамыр”, “Мирас” һәм “Туган тел” исемле башкорт җәмәгатьчелек оешмалары рәисләре имзалаган. Пикет ахырында яшьләр Салават Юлаев һәйкәленә барып чәчкә салдылар.

XS
SM
MD
LG