Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгариф министры татар яшьләрен кабул итмәде


“Шәрык” клубы, “Азатлык” татар яшьләре берлеге, “Фикер” милли клубы, Казанның югары уку йорты студентлары мәгариф министры белән очраша алмады.

Татар яшьләре республикада татар мәктәпләренең ябылуына, яңаларының ачылмавына, мәктәпләрдә татар теле һәм тарихы дәресләре кыскаруына битараф түгел. Моны түрәләргә дә күрсәтү өчен Татарстанның мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов белән очрашу үткәрергә уйлаганнар иде.

Әмма яңа министр 8 кешелек төркемнең бер генә вәкилен кабул итте. Гыйльметдинов янына керә алган Наил Нәби сүзләренчә, министр татар яшьләренә милләтчелек белән шөгыльләнмәскә кушкан. Татарстанда татар мәктәпләре ябылмый, киресенчә яңалары ачыла, дип әйткән.

Сораулар күп – җавап юк

Татар яшьләренең Татарстанның мәгариф министрына бирер сораулары күп булган. “Югары уку йортларында татар телен укыту мәсьәләләре, ана теле укытучыларының бүгенге хәле, гомумән, татар теле белгече булу өчен белем алучыларның киләчәге бармы, дигән сорауларга җавап табар өчен министрга өметләнеп барган идек”, ди Ләйсән Фәтхетдинова.

Дөрес, сораулар болар белән генә чикләнми. Мисал өчен, мәктәпләрдә 10 баллы системага күчәргә җыеналар. Ул кемгә кирәк? Ни өчен БДИ урысча гына бирелә? Милли компонент мәсьәләсе киләчәктә ничек хәл ителер? Ни өчен кайбер мәктәпләрдә татар теле укытылмый? Мәктәп укучыларын милли газет-журналларга яздырып булмыймы?

Наил Нәби сөйләвенчә, министр аңа милли мәсьәләдә бернинди дә кыенлыклар юк дип ышандырган. Әле Татарстанда яңа гына өч татар мәктәбе ачылган икән. Әмма министр БДИ ни өчен урысча гына бирелүе турындагы сорауга бөтеләй җавап бирмәгән.

Әмма яшьләр министрның тынычландыруы мәсьәләнең уңай булуын күрсәтми диләр. “Безгә туктап калырга ярамый. Чөнки барысы да күзгә күренеп тора”, ли Ләйсән Фәтхетдинова.

Аннан соң мәгариф һәм фән министры Наил Нәби белән урысча гына сөйләшкән. Алай да татар телен өйрәнүен әйткән.
XS
SM
MD
LG