Accessibility links

Галимнәр президенттан акча сорый


Русия президенты Дмитрий Медведев Дубнадагы атом лабораториясендә
Русия президенты Дмитрий Медведев Дубнадагы атом лабораториясендә

Русия галимнәре инде алты ел рәттән Нобель бүләген ала алмый. Кайчандыр фәнни казанышлыр иле булган Русиядә бүген фән мөшкел хәлдә. Галимнәр үзләре моны дәүләтнең ярдәме җитмәү белән аңлата.


Диңгез өйрәнүче галим Андрей Сажин Мәскәүдәге океанология институтында эшли. Үзе әйтүенчә, аена 18 мең рубль хезмәт хакы ала. Мәскәүдәге уртача хезмәт хакыннан күпкә азрак.

Хатыны киңәше белән фәнне ташлап, яхшырак түләүле эшкә күчкән. Акча хәстәрләү өчен чит илләргә дә чыгып кайта. Үзенең фән эшен хобби буларак, буш вакытларында башкара.

– Чит илгә бер-ике тапкыр барып кайтам да, фән белән шөгыльләнәм, – ди Андрей. – Төрле җиһазлар, реактивлар алып кайтам шунда. Эш урынымны да үз акчама ремонтладым.

Русиядә бу гадәти күренеш. Галәмгә беренче кешене җибәргән илнең бүгенге көндә фәне мөшкел хәлдә.

Президентка хат

Хәзер чит илләрдә эшләүче бер төркем Русия галимнәре шушы айда президент Дмитрий Медведевка ачык хат юллады.

“Русиядә фундаменталь фәннең котычкыч хәленә игътибарыгызны җәлеп итүне бурычыбыз дип саныйбыз, – дип яза галимнәр. – Фәннең хәле мөшкелләнә бара, моның куркынычын аңлау җитми. Русиядә фәнгә бирелгән акча күләме алдынгы илләрнекеннән нык калыша. Галимнәрнең күпләп чит илләргә китүе зур проблем булып кала.”

Шушы хатны 170-тән артык галим имзалаган. Алар хөкүмәтне фәнгә күбрәк игътибар бирергә, стратегик планлауны булдырырга, эш хакларын арттырырга, төгәл фәннәрне укытуны яхшыртырга чакыра.

Президентның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Медведев, моңа җавап итеп, Русия фәненең үсеш планын әзерләргә кушкан.

Әүземлек җитми

Әмма “Ачык икътисад” дип аталган белгечләр төркеме вәкиле Иван Стерлигов фикеренчә, Русия фәне артка тәгәрәвен дәвам итәчәк:

– Фән өлкәсендә төп күрсәткеч саналган, фәнни басмалар һәм аларның телгә алыну саны да моны раслый, – ди Иван. – Башка илләр безне узып китте. Советлар Берлеге 3-4нче урында булса, Русия хәзер 15нче урында.

Русиянең алтынчы ел рәттән Нобель бүләген ала алмавы Мәскәүдәге кайбер даирәләрнең ачыун чыгарган. Русия телевидениесенең туры эфирында “Нобель мифы” дип аталган тапшыруда катнашучылар Нобель комитетын Русиягә карата алфикер тотуда гаепләде.

Ә менә “Фән һәм тормыш” журналы мөхәррире Елена Лозовская фикеренчә, монда Русия галимнәренең үзләренең дә гаебе бар:

– Әгәр галим үзенең эше турында конференцияләрдә сөйләми икән, халыкара журналларда басылмый икән, аның эшләрен кем белсен? Безнең галимнәргә әүземлек кирәк, – ди Елена.

Коррупция бетерә

Кайбер мәгълүматларга караганда, Советлар Берлеге җимерелгәннән бирле Русиядән чит илләргә 200 мең чамасы галим киткән. Иң күп китүчеләр физика һәм башка шундый кыйммәтле җиһазлар кулланылган тармаклардан.

Андрей эшләгән океанология институтында акча эшләүнең әле бер җае бар. Ул үзенең тикшеренү көймәләрен туристларга арендага бирә ала. Әйткәндәй, Джэймс Камерун “Титаник” фильмын төшергәндә нәкъ менә шушы институтның батискафын кулланды.

Соңгы елларда хөкүмәт фәнгә бирелгән акча күләмен шактый арттырган. Әмма югары даирәләрдә коррупцияне искә алганда, бу акчаның күпме өлеше галимнәргә барып җитәдер, әйтүе кыен.

Хәзерге вакытта Андрей яңа проект өстендә эшли. Берничә ай эш өчен аңа 1600 доллар вәгъдә иткәннәр. Күпмесен алыр, әйтә алмый. Элегрәк башкарган бер проект өчен берни эләкмәгән диярлек:

– Мин ул эшкә бер атна сарыф иттем, – ди Андрей. – Бик аз түләделәр. Чөнки арадашчылар күп иде, һәрберсе үз өлешен алып кала. Әйтик, иң өстә 100 булса, астарак 10, тагы да астарак 1, ә инде башкаручыга санаулы процентлар гына кала.

Шушы авырлыкларга карамастан, Андрей Русиядән китәргә җыенмый. Ләкин башкалар китә. Белгечләр фикеренчә, галимнәрнең илдән китүе шулай дәвам иткән мәлдә, Русиянең якын арада Нобель бүләген алуы икеле.
XS
SM
MD
LG