Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рубин Барселонаны җиңде. “Ноу Камп”та


Казанлы-аргентиналы Кристиан Ансальди Андрес Иньестага атларга бирмәде
Казанлы-аргентиналы Кристиан Ансальди Андрес Иньестага атларга бирмәде

Европа беренчелегенең өченче турында "Рубин" Испаниядә, мәшһүр “Ноу Камп” стадионында Европаның иң абруйлы такымын җиңде - 1 : 2.


Дөресен әйткәндә, "Рубин"ның бу уенда Барселонаны җиңәчәгенә өметләнүчеләр аз иде.

Беренчедән, "Барса" Европаның иң абруйлы такымнарының берсе. Узган ел бар катнашкан турнирларда җиңде, шул исәптән, чемпионнар лигасында да.

Икенчедән, бүгенге көндә "Барса" иң бай һәм көчле такымнарның берсе дә. Тренер Хосеп Гвардиола бик көчле уенчылар туплады. "Барса"ның алты уенчысы быел “Алтын тупка” тәкъдим ителгән. Transfermarkt.de мәгълүматына караганда, "Барса" уенчыларының "бәясе" 459 млн. евро, "Рубин"ныкы - 86 млн. евро чамасы.

Ниһаять, өченчедән, уен Испаниянең мәшһүр “Ноу Камп” стадионында узды. Каталаннар үз өйләрендә бик сирәк оттыра.

"Йомры туп"

Мондый очракта “туп йомры” диләр. Уенның икенче минутында ук Александр Рязанцев 25 метр чамасы ераклыктан көчле итеп тибеп, Рубинны алга чыгарды – 0:1.

Тәҗрибәле "Барса"ның моңа исе китмәде, ул ашыкмыйча гына "Рубин"ның сафларын какшатырга тотынды. Ләкин казанлылар игътибар белән уйнады һәм хисапны тәнәфескә кадәр саклап кала алды.

Икенче өлештә "Барса" җиң сызганып эшкә кереште. Златан Ибраһимович (Швециядә туган Босния егете) өченче минутта ук хисапны тигезләде – 1:1.

Каталаннар басымны арттырганнан арттыра барды. Тупны күпчелек вакытта (69%) алар тотты, капкага һөҗүмнәре дә өч тапкыр күбрәк булды. Әмма туп керергә теләмәде.

"Йә син, йә сиңа"

Футболда “син кертмәсәң, сиңа кертәләр” дигән әйтем бар. 73нче минутта "Рубин" "Барса"ны контрһөҗүмдә эләктерде. Казан өчен уйнаучы төрек егете Гөкдениз Карадениз тупны аргентиналы Алехандро Домингестан алып, "Барса" капкасына атты – 1:2!



Уен ахырына әле 17 минут бар иде. Барселона бар көчен салды, ләкин берни эшли алмады.

Уен бетүгә чыгышы белән Төркмәнстаннан булган "Рубин" тренеры, дисбесен кулыннан ычкындырмаган Корбан Бердыев испан чирәменә тезләнеп, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтен укыды.

Уеннан соң үткән матбугат очрашуында "Барса" тренеры Хосеп Гвардиола: “Хәзер безгә Казанда җиңәргә кирәк булачак”, дип белдерде.

Бу уеннан соң Рубин F төркемендә өченче урынга чыкты. Миланда Интер белән Динамо 2:2 уйнады.

Дүртенче тур 4 ноябрьдә үтәчәк. "Рубин" Казанда "Барса" белән уйный.

F төркеме
Барселона FC33-24
Динамо (Киев)35-54
Рубин (Казан)34-54
Интер (Милан)33-33


Өстәмә


Татарлар һәм каталаннар

Язмага килгән кайбер фикерләр уңаеннан...

“Борын-борын заманда яшәгән ди бер халык, бәйсезлеге һәм үзенчәлекле мәдәниятен саклап калу өчен көрәшкән. Кемнәр ул, дип сорасалар, әлбәттә, каталаннар, диярсез.

Башкалалары кайда булган, дип сорасалар, Барселона, диярсез.

Бу халык нинди золымга каршы көрәшкән, дип сорасалар, Франкога, диярсез.

Сез хаклы...

… әгәр без Татарстан, аның башкаласы Казан һәм татар атлы халыкның совет золымына каршы торганы һәм дә Русиядән бәйсез булырга теләгәне турында сүз йөртмәсәк...”

Дәвамы – монда...




XS
SM
MD
LG